«Хатын, мин барыбер синең янга кайтам бит»
Булган хәл
Үз башымнан кичкәннәрне сезгә сөйләргә булдым. Бәлки, берәр хатын-кыз боларны укып, хаталарымны кабатламас. Мин инде өлкән яшьтә. Гомер буе шәһәрдә яшәп, соңгы дистәсен генә төп нигеземә кайтып тора башладым. Шушында тынычлык таптым. Көзен-кышын кул эше тотып, җәйләрен бакчамда яшелчә үстереп, картлыгыма кереп барам.
Ирем белән яшьли йөреп өйләнештек. Күрше авыл егете, ул — сигез, мин җиденче сыйныфта белем алганда күз атыштык. Аннан бер-бер артлы шәһәргә укырга чыгып киттек тә, студент чакта ук язылыштык. Ирем заводка эшкә урнашты, безгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Мин кибеттә эшләп, ике елдан бәби ялына киттем. Аннан икенче кызыбыз туды. Шул елларда ирем эчә башлады. Башта моңа игътибар итмәдем, арыгандыр, заводтагы иптәшләреннән калышасы килмидер дип уйлый идем. Тора-бара салгалаулар ешайды, ялларда мине кибеткә йөгертә башлады. Алай да түздем, кул күтәрми, тавыш чыгармый, дидем. Шулай яшәп ятканда, өченче кызыбыз туды.
Тора-бара ирем эчкән җирендә кунып кала башлады, акча бөтенләй алып кайтмады. Шулай булса да, ялгыз калам дип курку булдымы икән инде, араны өзәргә кулым бармады.
Шулай унбиш ел гомер узды. Хәзер уйлыйм да исем китә: ул тормышны башкача да яшәп булыр иде бит! Хәер, үзе чыгып китмәсә, әле һаман да шул ир белән яшәп яткан булыр идем, бәлки. Бер уйламаганда, танышына ияреп, Себергә эшкә чыгып китте бу. Беренче айларда телефоннан сөйләшеп тордык, бер тапкыр ярыйсы гына акча да салды. Ирем үзгәрде дип сөенеп яши башлаган идем, берзаман бөтенләй юкка чыкты. Соңрак ялга кайткан танышлары аның башка хатын белән яшәвен әйттеләр. Шул чакта җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр идем, билләһи! Эчеп йөрүенә түзеп яшәгән хатынына бер сүз әйтмичә, законлы аерылышмыйча, чит хатынга йортка кереп калган ир дигәнем.
Бу хәбәрне белгәч, бардым да аерылышырга гариза яздым. Олы кызга — 18, уртанчысына — 16, кечкенәсенә 11 яшь иде. Ул чакта ерак туганымнан миңа мирас булып калган фатирда яши башлап, бераз акчага туенган, күз ачыла башлаган чак иде.
Өч айдан ирем аерылышырга кайтты. Хәер, ялга кайткан чагы гына туры килде инде. Ул аерылышырга җыенмый иде. «Ярар, хатын, тавыш куптарма инде. Барыбер синең янга кайтам бит. Кайчан булса да, барыбер кайтам», — диде. Ә мин аны көтеп, гомеремне уздырырга тиешме икән?
Аерылыштык, бу тагын читкә чыгып китте. Танышлары аша гына теге хатынның куып чыгарганын, аннан соң башка хатын тапканын ишеттем.
Үзем башта балаларны аякка бастырыйм, укытыйм дип тырыштым. Сүз катучылар булмады түгел анысы. Тик өч бала белән иргә чыгу турында уйлап та карамадым. Инде кызларның өчесен дә кияүгә бирдем. Фатирымны саттым да туган нигеземдә өй салып, авылда яши башладым. Аерылган ирем читтә бер хатын белән торып ята, кайтып күренгәне юк. Эчми, матур яшиләр, дип сөйләде уртак танышлар.
Хәзерге тормышым бик яхшы. Үз йортым бар, балалар урнашкан, оныклар кайтып йөри. Җәннәттә яшим дип әйтер идем, күңелдә бер үкенеч калды: тормышымның кайсы борылышында ялгыш адым ясадым? Иремне теге чакта айныткычка ябасы булдымы икән, әллә аерылышканнан соң сүз каткан берәр ир белән парлашасы калганмы? Кышкы озын кичләрдә, ялгызлык үзәккә төшкәндә шулай дип уйланам. Барыбер кайтам, дип чыгып киткән кеше кире кайтса, уртак балаларыбыз хакына, аны кабул итәргә дә әзермен, ахры...
Исемем редакция өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев