Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хатын урамда өшеп үлә. Ни сәбәпле?

52 яшьлек хатын яңа ел корпоративыннан өенә кайтып җитә алмый.

Әлегә сорау ачык килеш кала. Бу хәл Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендә килеп чыга. Бәйрәмнән соң таксига утырып киткән ханымның соңрак урам уртасында яткан салкын гәүдәсенә юлыгалар. Аның беренче ире дә моннан 30 ел элек нәк шундый ук үлем белән бакыйлыкка күченгәнлеген хәбәр итә чыганаклар. Тик ирен үтерәләр. Ә менә мәрхүмәне җинаятьчеләр корбаны дип әйтеп булмый. 32 еллык хезмәт стажының 21 елын физкультура дәресеннән укыткан остазның 16 яшьлек улы белән 31 яшьлек кызы ятим калган.

Төрле рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итүенчә, ханым бәйрәм мәҗлесе төгәлләнер алдыннан такси чакырта. Ләкин таксист юлны таба алмыйча бераз “адашып” йөри дә ханымны өеннән 2-3 чакрым ераклыкта төшереп калдыра. Ханым машинадан чыгуга кар өстенә егыла, ә менә таксист аңа ярдәм дә итеп тормыйча, китеп бара. Соңрак ханымның кар өстендә үле гәүдәсе табыла. Таксистның эзенә тиз төшәләр, хәзергә тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак: https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_128189

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев