Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хэллоуинны бәйрәм иткән вакытта үлүчеләр саны 156га җиткән

Сеулда Хэллоуин кичәсе вакытындагы этеш-төртеш аркасында үлүчеләр саны 156 кешегә кадәр җиткән. Бу хакта илнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Үлүчеләр арасында 101 хатын-кыз һәм 55 ир-ат булуы билгеле. Фаҗига нәтиҗәсендә 26 чит ил кешесе үлгән. Иртәнге биштәге соңгы мәгълүматларга караганда, тагын 29 кеше авыр хәлдә.Сеулда фаҗига корбаннары арасында чит ил кешеләре, шул исәптән россиялеләр дә бар. Гомумән, Көньяк Корея хакимиятенә 3,7 меңнән артык кешенең югалуы турында гариза килгән.
Фаҗига 2014 елдан соңгы иң зур югалтулардан санала: ул вакытта Көньяк Кореяда «Севоль» паромы һәлакәте нәтиҗәсендә 304 кеше үлгән булган.
Вафат булучыларның берсе Санкт-Петербург дәүләт университеты студенты булуы мәгълүм. Ул 20 октябрьдә Сеулның Сонгюнгван университетына студентлар алмашу буенча белем алырга килгән булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев