Хезмәт туеның тәэсире ел буена җитәрлек
Мәйданнарда хезмәт батырлары, күренекле шәхесләр бүләкләнә, баш батыр таныла
Сабан туен әдипләребез хезмәт туе, диләр. Бу, дөрестән дә, шулай, Сабан туенда иң беренче табыннарыбызны мул иткән хезмәт батырлары бүләкләнә. Быелгы Сабантуй әләмен районыбызның кыр батыры исеменә лаек булган «Татарстан» җәмгыятеннән Азат Хәбибуллин, «Смәел» җәмгыяте сыер савучысы Екатерина Пиляева белән «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Гөлсинә Зарипова алды. Азат Самат улы заманча New Holland тракторы белән HORSH MAESTRO SV 16 агрегатын иярләп, 1730 гектар мәйданда иген бөртекләрен җир куенына салган, 1290 эталон гектарда язгы кыр эшләре башкарган. 19 ел җәмгытьтә эшләүче Екатерина Валентиновна, быелның 5 аенда, заманча савым залында 165 баш сыердан 5370 центнер сөт савып алган. 27 ел хезмәт тәҗрибәсе булган Гөлсинә Зәйнәгетдин кызы гади залда 51 баш сыердан ел башыннан алып 1825 центнер сөт җитештергән. Хезмәт батырларыбыз дан-шөһрәткә күмелде, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм дә килгән кунаклар —Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев һәм дә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин кулыннан бүләкләр алдылар. Ачылыш башында ук Җәлил хәзрәт Фазлыев иңдергән догаларга күркәм шәхесләребезнең, кунак булып килгән якташларыбызның ихлас теләкләре дә кушылды.
«Ил көннәргә тынычлык килсен, бар тырышлыкларыбызның җимешләрен иминлектә, татулыкта, рәхәт тормышта татырга язсын», диде алар. Районыбызның күренекле гаиләләрен дә тантаналы төстә бүләкләделәр.
Ел да Сабан туеның тантаналы ачылышында районның мактаулы гражданнарын бүләклиләр, быел әлеге мәртәбәле районның «Мактаулы гражданы» исеменә хезмәт ветераны Фаварис Галиев, «Айкай» удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры директоры Петр Данилов, шагыйрә Фәридә Шакирова лаек булдылар. Алар өчесе дә районыбыз үсешенә, Балтачыбызның абруен арттыруга лаеклы өлеш кертүче шәхесләр. 82 яшьлек Фаварис ага Мөхәммәтгали улы галим-агроном, 39 ел гомерен Шаумян исемендәге колхозның (хәзерге «Смәел» җәмгыяте) эшчәнлеген-яшәешен кайгыртып, районның социаль-икътисадый тормышында мөһим роль уйнаган кеше, шагыйрь, китаплар авторы. Петр Данилов 1962 елда Иске Көшкәт авылында туа, хәзерге вакытта Ижевский каласында яши, «Айкай» театрын җитәкли, удмурт халкының милли гореф-га-дәтләрен саклап калуда, мәдәни үсешенә зур өлеш кертә, районыбызда узган төрле чараларда актив катнаша. Фәридә Гариф кызы да Фаварис ага кебек Бөек Ватан сугышы чорында дөньяга килә, хезмәт ветераны, алдынгы шәхесебез, иҗат дөньясында кайнавы белән бергә гомуми стажы 44 ел тәшкил итә. Үзенең актив җәмәгать эшчәнлеге белән район халкы арасында зур ихтирам казанган журналист ул. Мактаулы гражданнарыбызга хәерле озын гомерләр, иҗади бөеклекләр, ныклы сәламәтлек, үрнәк итеп алырлык хезмәтләренең киләчәк буынга да җитүен телибез.
Борынгы бабаларыбыз, ханнар чорын чагылдырган театраль күренештән соң сәхнә, әнә шулай, гел бүләкләүләрдән генә торды. Дәүләт бүләкләре дә күп бирелде, аларын киләсе саннарда яктыртырбыз. Иң өлкән кеше буларак, 1924 елда туган, Чепья авылыннан Серафима Михеева махсус бүләккә лаек булды. ЗАГС бүлегендә иң соңгы теркәлгән бала — 30 май көнне дөньяга килгән Карадуган авылы сабые Әдилә Раушан кызы Галимованы да бүләкләделәр. Соңгы язылышкан парлар — Иске Салавычтан Әдилә Касыйм кызы белән Радик Сәйдәш улы Фазылҗановлар иде, Сабантуе бүләге аларга да тапшырылды. Әрәпә җыюда катнашкан иң актив гаилә дә бүләкләнде, алар Шеңшеңәр авылыннан Ризидә һәм Равил Гыйззәтуллиннар гаиләсе, уңган гаилә әрәпәгә бик матур итеп әзерләнгән, капкаларын милли сөлгеләр белән үзгә итеп бизәгәннәр, бүләк өләшергә өйдәге өлкән кеше дә чыккан — Гыйззәтуллиннардан үрнәк алып, әрәпәгә гел дә шулай әзерләнсәк, бу искиткеч һәм дә истә калырлык матурлык булачак.
Тантаналы чарадан соң уеннар башланды, традицион бәйгеләр белән беррәттән заманчалаштырылган уеннар да кертелгән, кабартылган самолетка «утырып» ярышулар шундый кызык уеннарның берсе. Авыш баганага балалар арасыннан Ирек Гайнетдинов йөгереп кенә менеп төште. Кәрим Йосыпов икенче, Раян Надыршин өченче урынны алды. Зурлардан Айнур Камалов — беренче, Илдар Исхаков икенче, Фердинат Йосыпов өченче булдылар. Туры багананы Көшкәтбаштан Илдар Исхаков яулады, икенче урынны Кәрим Йосыпов алды, өченче урында Урта Көшкәттән Олег Терентьев яулады.
Кызып башланган уеннар бераз сүрелгәч, бар игътибар көрәш келәменә юнәлде. Яшүсмерләр арасында Балтач егете Аяз Хәйретдинов җиңде, батыр егетебез велосипед белән бүләкләнде, әлеге бүләкне бәйгегә Чепья авылы эшмәкәре Илнар Сабиров әзерләгән, «Балтач» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фаяз Шакиров тәкә бүләк иткән. Балалар һәм яшүсмерләр арасында приз-лы урыннар алучыларга Нормадан Илшат Шакиров өстәмә акчалата бүләкләр тапшырды. Районның баш батыры булып Руслан Рәфыйков калды, Русланга 100 мең сум акчалата бүләк, Сабантуй сөлгесе (аны Субаш авылында яшәүче Гөлҗифар Зәкиева чиккән) һәм тәкә бирелде, Руслан инде дүртенче мәртәбә район батыры булып калды, районыбызның көрәш тарихындагы остазлар кебек аңа да күптапкырлар бу исем белән горурланып яшәргә язсын.
Үзешчәннәребез белән беррәттән татар эстрадасының танылган йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фәсыйхов, Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар мәгънәле җырлары белән тамашачыны сәхнә янына ук җәлеп иттеләр.
Сәүдә гөрләде, сатуда ниләр генә юк иде, шашлык белән сыйларга Казан, Йошкар-Ола, Малмыж, Кукмара эшмәкәрләренә кадәр килгән. Авыл утарларында районыбызда яшәүче милләт вәкилләре авыл тормышын сый-хөрмәт, милли җыр-музыка аша тәкъдим итте.
Матур узды Сабантуйлары. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә мавыктыргыч уеннар күп булды. Бүләкләре дә әйбәт. Тормышлар гөлләр кебек, адәм баласына тынычлык кына кирәк. Иминлек белән яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев