Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Котлыйбыз!

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Чепья урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нелли Ивановна Понуркина Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

– Раилә Риф кызы Газыймова – Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе;

– Гөлназ Әсхадулла кызы Хәсәнова – Шубан балалар бакчасы тәрбиячесе.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

Рәниф Рифат улы Әхәтов – Пыжмара мәктәбе директоры;

Лилия Гаднан кызы Хәкимова – Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасының бүлек җитәкчесе Илһам Миннәхмәт улы Әюпов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район мәгарифе системасы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

– Гөлфинә Габделфәрт кызы Әсадуллина – Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныфлар укытучысы;

– Раушания Уран кызы Вәлиева – Бөрбаш урта мәктәбенең химия укытучысы;

– Ләйлә Рәдиф кызы Галиева – Салавыч күппрофильле лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы;

– Олег Николаевич Матвеев – О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы;

– Татьяна Николаевна Филиппова – Кече Лызи урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

– Айгөл Марсель кызы Хөсәенова – Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

– Фәния Рәкыйп кызы Хаҗиева – Балтач гимназиясенең технология укытучысы.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышта актив катнашуы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма авылыннан шәхси эшмәкәр, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесенең урынбасары Гөлсем Әдһәм кызы Миңнебаева Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев