Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хөкүмәт җәйге һәм кышкы вакытка күчүне хуплаганмы?

Россиядә җәйге һәм кышкы вакытка күчү 2011 елда гамәлдән чыгарылды.

Хөкүмәт сезонга карап сәгать күчерү тәҗрибәсен кайтаруны хупламый. Россия Федерациясе Министрлар Кабинетының «Вакытны исәпләү турында» закон проектының рәсми нәтиҗәсендә шулай диелгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Закон проекты авторлары «тәүлекнең якты вакытын рациональ куллану максатыннан» җәйге һәм кышкы вакытка күчүне торгызырга ниятли. Сәгать укларын мартның соңгы якшәмбесендә 02.00 сәгатьтә бер сәгатькә алга һәм октябрьнең соңгы якшәмбесендә 03.00 сәгатьтә бер сәгатькә артка күчерергә тәкъдим итәләр.

Хөкүмәт биргән аңлатуда әлеге закон проектында көтелгән социаль-икътисади нәтиҗә турында мәгълүмат юклыгы искәртелә. Шулай ук электр энергиясен куллану артуы һәм юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы турында мәгълүматлар китерелмәгән, гражданнарның куркынычсызлык дәрәҗәсе кимүе турында мәгълүмат юк. Вакытны гамәлдәгечә исәпләү торышында һәм фаразланганча исәпләгәндә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләре күрсәткечләре дә бирелмәгән.

Россиядә җәйге һәм кышкы вакытка күчү 2011 елда гамәлдән чыгарылды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев