Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хушлашу сүзе

Хушыгыз, авыр туфрагыгыз җиңел булсын.

Авыр, кайгылы хәбәр килеп иреште, Хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Салавыч авылында гомер кичергән Равил Әшрәф улы Әшрәпов мәңгелеккә күзләрен йомды. 

Равил Әшрәпов 1940 елның 28 декабрендә Яңа Салавыч авылында туа.

Салавыч сигезьеллык мәктәбендә белем алгач, «Кызыл яшьләр» колхозында эшли башлый.1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Үрнәк һөнәр техникумында укып, механизатор һөнәре ала һәм 1963 елда колхозда тракторчы булып эшли башлый. Хезмәт чорында ул комбайнчы, агроном-мелиоратор, баш агроном, колхозның профком рәисе баскычларын үтә.Читтән торып укып, агроном белгечлеге ала. 

Равил Әшрәпов гаделлеге, тырышлыгы, уңганлыгы, яшьләргә чын остаз булуы белән абруй казанды. Белемен кызганмый, тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаша, гел алга, яңалыкка омтыла, кешелекле, ярдәмчел булуы белән аерылып торды. Кеше хәленә керә белүче чын шәхес иде.«Татарстан» хуҗалыгында завхоз булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1981 елда "Аеруча да хезмәтләре өчен" дигән медальгә лаек була.

Хушыгыз, Равил Әшрәфович. Районыбыз үсеше өчен куйган хезмәтләрегез мәңге онытылмас, районыбыз тарихында якты истәлек булып сакланыр. Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, караңгы гүрләрегез якты, тар каберләрегез киң булсын. Күңелләрдән мәңге китмәссез.

Район Советы һәм «Татарстан» җәмгыяте идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев