Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хыяллар гүрләргә иңде (гыйбрәт өчен)

Ялгышмагыз, яшьләр! Бер алны, бер артны уйларга тырышыгыз!

Сугыш арты, бик авыр юклык кичергән еллар. Без әле үсеп килә торган яшь җилбәзәкләр. Авылда эшче көчләр җитмәгәнлектән, безне көн саен эшкә чакыралар. Бригадир көн дә өйгә килеп, син шул эшкә бара аласыңмы, дип, эшкә кушып китә иде. Эшкә барырга ашкынып тора идем. Сугышта үлгән күп кенә әтиләр урынына без калдык бит инде.

Эшне эшләп кайтырга була, хезмәт хакын бирә алмыйлар, тормыш авыр. Кайберләребез читкә, шахталы җирләргә эшкә чыгып китте, юклыктан туеп. Мостафа исемле егетнең китәсе килсә дә, иптәшләреннән аерылып авылда калды. Йөргән кызы Бәширәнең дә җибәрәсе килмәде. Әллә шул дә сәбәп булды шунда, үзе дә кыюсызрак егет иде инде. Ә менә чибәрлеккә чибәрләрчә, Бәширәсе эшкә таза, нык, көчле, куәтле, ут чәчеп торган кыз. Мостафа әнисе белән яши, бер кызлары тормышта, бер уллары кайтып-китеп кенә йөри, шофер кеше.

Мостафа белән Бәширә аерылмас кошлар кебек бик матур пар булып озак йөрделәр. Колхозның төрле эшләрендә дә, ындыр суксалар да, бергә булдылар. Борчак чапсалар да, Мостафа үзенекен чабып бетерә дә, Бәширәгә килеп булыша иде. Бүлеп бирелгән җирләр. Бергә утырып әбәт ашыйлар, бергә кайталар. Мостафа соңыннан шофер булды. Кичләрен Бозау киртә дигән аланлыкка кичке уенга төшәләр. Бәширә кичләрне түземсезлек белән көтеп ала. Мостафада да шул ук хәл. Бөтен матурлык, кояш нурлары, бар җиһан, табигать, тигез мәхәббәт аларга гына бирелгән кебек. Болыннарның яшьләр белән гөрләп торган чагы. Җыр-моңга күмелгән тау ягы гармун тавышларыннан яңгырап тора.

Тегермән таллыгы, чишмә юлларыннан сайрар кошлар биләп алган су буйларыннан Мостафа белән Бәширәнең яшьлек кичләрен түзем-сезлек белән көтеп, каршы алулары... Җанны-җанга бәйли торган вакытлар, аккоштай парлар күпме еллар шушы табигатьтә очрашты. Тик, сөю ялкыны бер мизгелдә челпәрәмә килде. Дөньясын онытыпмы, әни сүзе кердеме, Мостафа беркөнне Бәширәне калдырып, икенче бер кызга өйләнде дә куйды.

Бу хәбәрне Бәширә күтәрә алмый, кичерешләренә чыдый алмыйча, Мостафаның нигезенә килеп, шул кичне үк асылынып вафат була. Ике гаилә өчен дә нинди ачы үлем кайгысы. Килен булып килгән кызга да, йөреп алмый калган Бәширәнең әнисенә дә, егеткә дә зур фаҗига. Көтмәгәндә, кисәк булган хәл. Ул көннәрдә, төннәрдә авыл халкы да күз яшьләрен тыя алмады. Күздән түгел, йөрәктән сары сагыш акты. Бәширәнең әнисенең башы чуалды. Тормыш туктамады, көннәр үтә торды. Килен булып килгән Сафураның бер балалары булды, малай үсә, баланың гаебе юк. Әмма Мостафа аның белән озак яшәми, алар аерыла. Мостафа йорттан чыгып китеп, ерак җирдә икенче берәүгә йортка керә. Сафура малаен алып өйгә кайта, бала әтисез үсә. Үсеп җитә, өйләнә, тик гомере озын булмый, төрле сәбәпләр белән вакытсыз китеп тә бара. Мостафа авылга бик кайтмый, сирәк кенә кайта. Күргән кешеләр, саргаеп беткән йөзендә нур заты калмаган, диләр.

erid: 2VtzqwTSgT9

Ул да озын гомер кичермәде, Мостафаның тормышы Бәширәсез куанмады. Мостафа аркасында Бәширәнең хыяллары, сөенечле тере уйлары, алга өметләр, киләчәге үзе белән гүрләргә күмелде. Мостафа язмышын, тормышын, берәүнең газиз баласын, үзенең яшьлек мәхәббәтен туфракка салды. Яраткан кызын баудан күтәреп алганда ук, монысы да үлә бугай инде, дип, егылганда ир-атлар Мостафаны тотып калганнар. Уйсыз-фикерсез эшләнгән эш Мостафаны пычаксыз суйды. Ялгышуга һич чара юк, инде соң була.

Ялгышмагыз, яшьләр! Бер алны, бер артны уйларга тырышыгыз! Тормышны балта белән ясап булмый. Балтаныкын бозсаң да төзәтеп була. Ялгышларны берничек тә төзәтеп, үлгәннәрне кире кайтарып булмый. Гыйбрәтле хәлләр артта калды. Ә нигез исән. Мостафаның абыйсы кайтып, нигезгә кабат җан өрә. Инде ул да вафат. Нәсел җебе дәвам итә, йорт үз көчендә әле дә.

Рауза Гафиятуллина,
Нөнәгәр авылы.

(Вакыйгалар чынбарлыктан алынган, исемнәр үзгәртелеп бирелде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9