Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел алдыннан мунчада чабыныгыз!

Һәркемнең Яңа елга җан белән дә, тән белән дә чиста булып аяк басасы килә.

Бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә мунча керү — элек-электән килгән гадәт. Ә менә япон галимнәре мунча терапиясенең кеше психикасына ничек йогынты ясавын ныклап тикшергән.
Даими рәвештә эссе парга керү, тәннең температурасы кыска вакытка күтәрелеп алу нәтиҗәсендә организм микростресс кичерә. Нәтиҗәдә, баш миенең нерв системасы стимуллаша һәм серотонин бүлеп чыгара. Шуңа да мунчачыларның кәефе һәрчак күтәренке була.

Шулай ук, мунча йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк эшчәнлегенең активлыгын саклый. Даими мунча керүнең тагын бер яхшы ягы бар, ул — тын юллары системасы авыруларыннан саклану һәм гомум физик тонусны күтәрү өчен файдалы чара.

Әлбәттә, йөрәк һәм кан тамырлары системасы авыруы, кан басымы югары булганда сауна һәм мунчага барырга ярамый. Әгәр тән температурасы югары булса, яки организмда ялкынсыну процессы барса, бу очракта да эссе мунча керергә ярамый.

Инфекция, гинекология авыруы булганда да мунчага барырга киңәш ителми, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап