Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел котлаулары

Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шул сәбәпле якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә карата тәбрикләүләргә дә сорау арта бара. Шул уңайдан, без дә сезнең эшне җиңеләйтеп, татарча Яңа ел котлауларын сайтыбызда урнаштырырга булдык. 1. Әкрен генә йомшак карлар ява, Күңелләргә шатлык моң салып. Яңа елда бәхет, шатлык килсен Кышкы бураннарга уралып!...

Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шул сәбәпле якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә карата тәбрикләүләргә дә сорау арта бара. Шул уңайдан, без дә сезнең эшне җиңеләйтеп, татарча Яңа ел котлауларын сайтыбызда урнаштырырга булдык.
1. Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
2. Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бәхет дигән ачкычны
Яңа елның яңа капкаларын
Төпкә кадәр каерып ач, дустым.
Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик әле җырлы көннәрдә
Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,
Хыял-төшләр күчсен өннәргә.
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Хәерчелек ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.
3. Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
4. Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
5. Бар җиһанны иңләп,
Аклык-сафлык өстәп,
Килә бит ул, килә Яңа ел.
Җанга шатлык тулсын,
Тулсын, уңнан булсын,
Бәхетләргә илткән безнең юл...
6. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
7. Яңа елның ак карлары,
Яңа бәхет китерсен.
Ап-ак чаналарга төяп,
Кыш бабай белән Кар кызы
Күчтәнәч алып килсен -
Сине гел сөендерсен.
8. Яңа елның сихри иртәсендә
Күңелеңә җырлар уралсын.
Якты елмаюың белән тарат,
Ак кышларның салкын буранын.
Сөю ялкыннарыннан балкып китсен
Аллы-гөлле бәйрәм утлары.
Яңа елда яңа бәхет белән
Тулы булсын гомер юллары
9. Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!
Г. Закирова
10. Яңа елны көтеп ала hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/52493-ya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250