Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел табынына “Хезмәт” сайты салатлар тәкъдим итә

Тиздән, бик тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Бәйрәм өстәлен нинди салатлар белән баетыйм микән дип баш ватасызмы? Борчылмагыз "Хезмәт" сайты сезгә ярдәмгә килә. Сезнең игътибарга көндәлек телеңне йотарлык салатлар рецепты тәкъдим итеп барачакбыз. Рәхим итеп ясагыз һәм якыннарыгызны сөендерегез.

Кара җимеш һәм ит салаты
Бу салат катлап ясала, һәр катына аз гына майонез җәелә бара, продуктлар порциянең зурлыгына карап, кат барлыкка килерлек итеп алына.
- Ваклап туралган йомырка агы.
- Ваклап туралган караҗимеш.
- Сыер ите (вак итеп турала).
- Ваклап туралган йомырка сарысы.
- Вакланган әстерхән чикләвеге.
- Ваклап туралган йомырка агы.
Чыганак: vk.com/tatarshlari
Бавырдан телеңне йотарлык салат
- сыер бавыры - 200 гр.;
- яшел борчак - 1/2 банка;
-тозлы яки маринадланган кыяр - 1 данә;
- тавык йомыркасы - 3 данә;
- руккола - 1-4 яфрак;
- башлы суган - 1 данә;
- натураль йогурт - 2-3 аш кашыгы;
- шикәр комы - 1 бал кашыгы;
-уксус - 1 аш кашыгы;
- тоз, борыч - тәменчә;
-кетчуп.
1. Башка ингредиентларның тәмен капламас өчен, суганны маринадлап куябыз. Моның өчен суганны ярымбоҗралап кисеп, сап-салкын суга салабыз. Бал кашыгы шикәр комы һәм аш кашыгы уксус өстибез.
2. Бавырны саламлап турыйбыз һәм әз генә үсемлек мае сибелгән табада кыздырабыз.
3. Урта зурлыктагы тозлы яки маринадланган кыярны шакмаклап турыйбыз.
4. Тавык йомыркасын пешереп суытабыз һәм вак итеп турыйбыз.
5. Барлык ингредиентларны - кыяр, суытылган бавыр, йомырка һәм ярты банка яшел борчакны бер савытка салабыз.
6. Суын агызып җибәрәбез һәм суганны савытка өстибез.
7. Тозлыйбыз-борычлыбыз. Болгатабыз.
8. Салатны сай тәлинкәгә салып, өстенә йогурт агызабыз (майонез яки каймак та ярый), өстенә бераз маринадланган суган сибәбез.
9. Кетчуп һәм руккола белән бизибез.
Чыганак: syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/salat/?id=3381
Фото: luybimyeretsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250