Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел ялларын күңелле үткәрим дисәң...

Тиздән Яңа ел. Димәк, алда озын яллар. Аны ничек һәм кайда үткәрергә?

Бәйрәм яллары хәзер Балтачыбызда да шәһәрдән ким узмый. Күңел ачу, тамаша кылу, спорт чараларында катнашу яки рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү өчен мөмкинлекләр зур. Күңелең кая тели, шунда бар.
БАЛТАЧТА
Күңел ачү чаралары:
26 декабрь - үзәк чыршыны ачу тантанасы.
27 декабрь - «Факел» яшүсмерләр клубында «Хуш киләсең, Яңа ел!» күңел ачу чарасы.
31 декабрь - үзәк чыршы янында Яңа ел балмаскарады.
2 гыйнвар -- «Хыял» яшьләр үзәгендә Казан ди-джее катнашында «Форум» дискотөкасы.
3 гыйнвар - СМУ микрорайоны балалар мәйданчыгында «Кышкы Сабантуй».
5 гыйнвар - үзәк чыршы янында «Каток янында очрашырбыз» дип исемләнгән күңелле спорт уеннары.
Үзәк балалар китапханәсендә немец язучысы Я.Гриммның тууына 230 ел булу уңаеннан чара.
6 гыйнвар - үзәк балалар китапханәсендә «Мин урман буйлап барам» китап күргәзмәсе.
7 сыйнвар - «Факел» яшүсмерләр клубында «Яңа ел балы» дискотекасы. Мәдәният үзәгендә Әтнә районы үзешчәннәре концерты
9 гыйнвар - «Факел» яшүсмерләр клубында мультфильмнар күрсәтү. Үзәк балалар китапханәсендә Кыш бабай һәм Кар кызыннан «Карлы викторина».
13. гыйнвар - үзәк чыршы янында Иске Яңа елны озату кичәсе.
Спорт чаралары
Актив ял итүче райондашлар һәм бистәбез кунаклары өчен өч шугалак һәм биш чакрымлы бер чаңгы трассасы эшләячәк. Биредә кичке якта чаңгыда шуарга мөмкин, чөнки трассаның бер километры утлар белән яктыртылган. Моннан тыш, мәктәп шугалагы да эшләячәк.
Балтач спорткомплексы исә 3 гыйнвардан гадәти режимда эшли башлый. 4нче гыйнварда кышкы сезонны ачу уңаеннан, оешма-предприятие һәм авып ж.ирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары үтәчәк.
АВЫЛЛАРДА
Күңел ачу чаралары
Район үзәгендәге кебек ялларны күңелле итеп үткәрергә мөмкинлекләр аз бупса да, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе Яңа ел каникулларын авылда үткәрә. Чана-чаңгы шуып, саф һава сулап сәламәтлекләрен ныгытып, рәхәтләнеп ял итә. Мәктәп, балалар бакчасы, китапханә-клуб тирәләрендә ясалган сыннар патшалыгы да менә дигән ял итү урыны булып тора.
30-31нче декабрьдә исә мәдәният йортларында бал-маскарадлар уза. 1 нче гыйнварда Чутайда, 2сендә Чепьяда, Зсендә Урта Көшкәттә, 4нче һәм 10нчы гыйнварда Аланда, 6сында Чапшарда, 9ында Сизнерда «Хыял» яшьләр үзәге дискотека оештыра.
МӘКТӘПЛӘРДӘ
Белем йортларында Яңа ел атна башында чыршы бәйрәмнәре белән башланып китте.
Кышкы каникул чорында да биредә җанлы тормыш хакимлек итәчәк. 26 декабрь - 5 гыйнвар көннәрендә гимназия, Балтач, Салавыч Нөнәгәр, Карадуган, Норма, Бөрбаш, Чепья белем йортларында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.
Спорт чаралары
3 гыйнвар - кызлар арасында хоккей буенча район беренчелеге. Чаңгы (тимераяк ысулы белән) буенча район беренчелеге.
4, 6, 8 гыйнвар - Карадуган, Чепья, Норма, Смәелдә «Алтын алка» клубы призына хоккей буенча район беренчелеге (зона).
5 гыйнвар - егетләр арасында хоккей буенча район беренчелеге.
10 гыйнвар - «Алтын алка» клубы призына хоккей буенча район беренчеленә (финал).
11 гыйнвар - хоккей буенча район беренчелеге (финал).
Фото: http://nburakov.ru/kak-provesti-s-rebenkom-novogodnie-kanikuly/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250