Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңгулда яшәп, бакыйлыкка күчкән Альбина апа истәлегенә

Без - үлемсез!.. Җиргә туабыз да... Мәңгелеккә күчә барабыз...

Якты йолдыз булып яндың,
Югары оч күгендә
Күңелләргә кереп калдың
Елмаеп-көлеп кенә.
Миһербанлы, юмарт җаның
Тартып торды күңелне.
Ихласлыгың, гадилегең
Бәйләде бергә безне.
Җиңел иде миңа янәшәмдә
Син булганга авыр көнемдә.
Мин дә, синең кебек, гомеремдә
Зарар китермәдем беркемгә.
Диваның да тулып ятты,
Гәҗит-журнал - матбугат.
Сиңа килсәм, җыйдым, гайбәт түгел,
Тик, кирәкле мәгълүмат.
Гомерең торды тоташ сабырлыктан,
Тоташ уйда булды һәр көнең.
Зарланмадың авыруың басса да,
Калдырмадың кеше хәтерен.
Мин ышанам:
Рухың синең тынычта;
Алу дигәннәрне белмәдең,
Бирү генә булды гел уең.
Яралы җаннарга ихластан
Ямь өстәргә бары теләдең.
Син дөньяга кеше өчен туган
Үзгә бер зат, Ихлас бер кеше идең!
Нинди сөю булгандыр ул, мин аңламыйм,
Бу җиһанны син, бары тик, өзелеп сөйдең.
Һәммәбездән сиңа рәхмәт яуды,
Җавап булып яуды ярату.
Елмайдың да, еладың да, яшь аралаш,
Кешеләргә шатлык таратып.
Әйткән ди бит Ходай: " Сөймәгез бик,
Сез сөйгәнне мин дә сөярмен", дип.
Хәтта шаярттылар безне көлеп,
- Сез бик тә пар подружкалар , - дип.
Китеп бардың...
Никтер, ашыктың...
Җаннар сызлап калды, син киткәч,
Күңелемнән көн дә киләм дидем, соңладым,
Соңладым шул, никтер соңладым...
Аз гына җитмәде вакытлар...
Бүген менә сиңа шигырь язам,
"Бәгыремнән тамалар моңнар".
Мин төш күрдем һәм үземчә,
Бик матурлап аны юрадым:
- Балаларың сине зурлавына
Мөнир абый чиксез шат, дидем.
Ә син...
Бары елмаеп куйдың.
Менә хәзер инде төшендем:
Ничек югалтасы килсен аның
Син - бәһасез язмыш бүләген!
Бергәдер Сез хәзер, мөгаен.
Альбина апа - бәхетле ана!
Бәхет дими, ни дисең!
Бакыйлыкка күчкәндә дә,
Күрсәттең изгелегең.
Сигез оҗмах сиңа насыйп итсен!
Энҗе Закирова,
Яңгул авылы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250