Ай-һай бу тормыш дигәннәре бигрәкләр дә катлаулы. Әле генә барысына да шөкер итеп куанып-елмаеп йөрисең, озак та үтми тез астыңа да китереп суга. Менә шул вакытта кемгә сыенырга, кемнән ярдәм сорарга, кемдә аңлау табарга -монысы һәркемнең, һәр гаиләнең шәхси эше. Ярый шатлыгың-кайгың бүлешергә синең кешелекле туганың я чын дустың булса....
Ай-һай бу тормыш дигәннәре бигрәкләр дә катлаулы. Әле генә барысына да шөкер итеп куанып-елмаеп йөрисең, озак та үтми тез астыңа да китереп суга. Менә шул вакытта кемгә сыенырга, кемнән ярдәм сорарга, кемдә аңлау табарга -монысы һәркемнең, һәр гаиләнең шәхси эше. Ярый шатлыгың-кайгың бүлешергә синең кешелекле туганың я чын дустың булса. Улыбыз Сергей бу яктан бәхетле иде- озак еллар белән сыналган менә дигән таянырдай дуслары булды.
Сергей, Сабирҗанов Айдар, Шәйхиев Айдар, Фазлыев Илнур, Һадиев Рамил, Һадиев Руслан бер тирә малайлары кечкенәдән дус үстеләр. Яшьләре дә бер чамадарак, бергә уйнадылар, мәктәпкә йөрделәр, үсә төшкәч кызлар озатыштылар. Чепьяга укытырга килгән Балтач егете Хәйруллин Айратны да алар якын иттеләр, үз араларына керттеләр. Егетләр вакыт җиткәч, өйләнә башладылар, бергәләп кыз алырга йөрделәр, туйларда күңел ачтылар. Вакыт узган саен очрашулары сирәгәя барса да, ара-тирә балыкка да бардылар, Сабантуйларда очраштылар, хәбәрләшеп яшәделәр, бер-берсенең тормышыннан гел хәбәрдар булдылар. Без аларның дуслыкларына һәрвакыт сокландык, куандык.
Көтмәгәндә улыбыз Сергей вафат булгач, иптәшләре кайсы кайдан тиз арада җыелышып килделәр. Соңгы юлга озатканда да алар күтәреп барды улыбызны, соңгы истәлек итеп чардуганнын да тиз арада эшләтеп куйдылар.
Улымны соңгы юлга озатканга ике ай була инде, бу язма да соңарак калып бара. Баласын югалткан ананың хәлен үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Көн белән төн буталып, югалткан балаң белән сөйләшеп-саташып, аның киемнәрен сыйпап-иснәп вакыт агышын югалтасың. Ишек ачылган саен балам, диеп сискәнеп, машина тавышын ишетелгән саен тәрәзәгә капланып, телефоның шалтыраган саен улымдыр дип кабаланып озын-озак көн артыннан көн уза. Көне көн- аның төннәре нинди озын! Бер керфегең какмыйча "ни өчен, нигә" дигән җавапсыз сорауларга җавап эзләп, төн буе балаң белән бәйле вакыйгаларны исеңә төшереп изаланасың һәм тагын бер тәүлек улымнан башка үтте диеп сыкрыйсың. Язмышыңа язылгач беркемгә дә үпкәләп, беркемне дә гаепләп булмый.
Әмма бүген минем улымның дуслары хакында язасым килде. Аларның дуслыгы бүген дә дәвам итә, тик араларында улым гына юк. Мин ышанам, алар Сергейны онытмаячаклар, безнең кебек үк телефон номерын да бетермәячәкләр, аларның дуслыгы шундый иде. Балакайлар, тормыш юлларыгыз гел якты, бәхетегез мул булып балаларыгызның игелеген күреп, әти-әниләрегезгә кадерле балалар булып яшәгез дип дәшәм. Менә шундый тәртипле, акыллы уллар үстергән әниләргә минем бүген баш иясем, тулы тормышларыгыз кителмәсен диясем килә.
Бу кара кайгылы көннәрдә безнең гаиләне, улыбыз Сергейны хөрмәт итеп килгән һәркемгә-туганнарга, күршеләргә, дусларга безнең ишекне каккан бала хәсрәте килмәсен иде!
Соляковлар гаиләсе, Чепья авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев