Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ял көннәрендә пешерер өчен диетик коймак рецепты

Алда ял көннәре. Якыннарыгызны нинди дә булса тәмле камыр ризыгы белән сыйлыйсыгыз киләме? Әмма камыр ризыгы тазарта дигән уй тынгылык бирмиме? Шуңа да бүген сезнең игътибарга диетик, әмма искиткеч тәмле коймак рецепты тәкъдим итәбез.

Эмаль кәстрүлгә 0,5 литр әчегән сөт (яисә кефир), 2 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз салып болгатыгыз.
Шуны салмак утта болгата-болгата җылытыгыз. Аннары өстенә, аз-азлап, 2-3 стакан он салып болгатыгыз. Ахырдан ярты чәй кашыгы чәй содасы кушыгыз. Һәм коймакларны майлап кыздырылган табада пешерегез. Табаны бер тапкыр гына майлагыз. Коймак табага ябышмый!
Тәмле булсын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250