Яланаяк... күрше авылга!
Картәнисе сорамыйча алма алган оныгын урамга куып чыгарган.
Авыргазы районында 60 яшьлек картәни караучысыз калган 7 һәм 13 яшьлек ике оныгын берүзе тәрбияләгән.
Декабрь аенда бу өйдә яманаты бөтен республикага таралырлык вакыйга булган: картәниләре өлкән кызны сорамыйча алма алганы өчен башта кыйнаган, ә аннары өйдән куып чыгарган.
Үсмер өс һәм аяк киемсез урамда калган. Кыз бала 5 чакрым ераклыктагы күрше авылга туганнарына чак барып кергән. Алар аны дәваханәгә алып килгән дә инде.
Хәзерге вакытта балалар аларга ярдәм күрсәткән апа тиешле кешедә яши. Аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Ә менә кансызлык күрсәтеп, баланы кыш көне урамга куып чыгарган картәнигә карата җинаять эше ачылган, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев