Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялгызлыктан куркам, тик картлар йортыннан түгел, ди Факия Латыйпова

Сугыш дучар иткән ятимлек

Дәһшәтле канкойгыч вакыйгалар кайчан кеше язмышларына эз салмый гына үтеп китә икән... Мөгаен, андыйлар юктыр. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә дөньяга аваз салган Факия Латыпова да әти-әниле булып ятимлектә үсә. Әтисен сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына алып китәләр, ә әнисен вербовка белән җибәреп, төрле эшләрдә йөртәләр, урман кисү дә, шахтада маңгай тире агызулар да читтә калмый. Бары Норма авылында яшәп калган нарасые хакына әни кеше түзеп, җай булу белән кызы янына ашкына. Ә әнисеннән аерылып торган вакытларда Факия апа әбисе канаты астында тәрбияләнә. Беребез дә мәңгелек түгел шул, 5 яшен тутырган Факия көннәрдән бер көнне әбисез дә кала. Бакыйлыкка күчкән әбисенең җансыз гәүдәсе янында биш яшьлек бала ятимә калганын аңлый, сугыш урлаган әтиле-әниле балачагының тагын бер караңгы көне була бу.
Ятимнәр йортына барасы килми аның, сабый йөрәге белән ул әнисе кайтып аласына ышанып яши, ләкин үз теләге белән түгел, ә яудагылар өчен җир җимерткән ана әлеге адымга бара алмый. Шул вакытта әнисенең бертуган энесе Хәсбиулла һәм киленнәре Мәсхүдә "Бала карарга булса да ярар", дигән шарт белән Факияне үзләрендә калдыралар. Бу вакытта Факиядән дә бәхетле кеше булмый, читләр янына кагылмый калганына бер сөенсә, тулы гаиләдә яшәячәгенә ике куана. Шулай еллар үтә... Чабата белән көзге пычрак, яңгырдан соңгы суларны ерып йөрүләр, үсеп утырган үләнне йолкып алып ашаулар берсе дә калмый. Әлеге гаиләдә никадәр генә Факиягә караш әйбәт булса да, ул әнисе янына китәргә ашкына һәм бер кайтуында әнисенең итәгенә диярлек ябышып Казанга китә. Тик "общий"да торган әнисе янында аңа урын булмый, ул фатирга урнаша, 15 яшьлек кызны эшкә алырга да атлыгып тормыйлар, бер ел бала карашып, "нянечка" булып эшләргә мәҗбүр була. Аннан соң җиде ел итек баса һәм соңыннан эшен үзгәртә, заводка урнаша. Менә шул заводта эшләгән елларында ул үз яры белән кавыша да инде.

Авыр язмыш шаһитләре

Харис абый да Факия апа кебек үк ятимлекне күрә, алай гына да түгел, әлеге ачы хәсрәт кайгысының кайнар шулпасын озак татырга насыйп була аңа. Үз көчләре белән тормышның якасына яшим дип ябышкан Харис абыйның Факия апаны гомерлек яры итеп сайлавы да мөгаен аптырау тудырмыйдыр. Аларны мәңгелек ятимлек белән бергә бер-береңә кирәк булу хисләре дә кавыштыргандыр. Әлеге кавышудан соң гаилә Көеккә күченә. Бүгенге нигезләрендә бар да бөтен аларның, тик тормышның тагын бер ягы китек...

Баласызлык

Тормышка чыгып та бала сөю бәхетен татый алмаган Факия апа әлеге темага бик иркен сөйләшә. Әллә ияләнгән, әллә күңел яралары эчтән сыкрап, күзгә ташланмый. Ничек кенә булмасын үзен тикшереп карарга була ул, ләкин табиблар сәламәт дигән диагноз белән вакыты җитмәнгәндер дигән нәтиҗә чыгаралар. Вакыт узу белән баласызлыкның сәбәбе нидә икәнен ачыкласа да, акыллы хатын җайга салынган тормышны бозмый. Гөрләтеп яшәүләрен дәвам итеп, киләчәккә планнар коралар, йорт-җирне ялт итеп тотып, берсе итек цехында, икенчесе тракторда эшләп көн күрәләр. Инде лаеклы ялга чыгып, гөрләшеп бергә эшләүләр, кайнар чәйнең дә парлы булганда гына тәме үзгә икәнен аңлап яшәп ятканда янәдән кайгы ишек шакый.

Харисым үлде

Быелның июлендә Харис абый Галиев мәңгелеккә күзләрен йома. Ә бит печән чабу белән мәшгуль булган әлеге көн кояш балкыганда да төн караңгысына әйләнәсен берәү дә белми. Кисәк кенә китеп барган Харис абыйны бик сагына Факия апа. Минем Харисым дип яратып дәшә ул. Иренең вафатыннан соң редакциябезгә ярдәм сорап кергән Факия апа Латыпова белән киләчәктә дә сөйләшеп утырырбыз дип ул минутларда уйламасам да, кабинетыбызга гына түгел, ә күңелләргә дә үтеп керде шул ул әби. Йөзендәге аптырау катыш елмаюы, нечкә күңеллелеге сабыйларны хәтерләткәндәй итте. Төпле фикерле, һәрбер авырлыкны аек акыл белән җиңеп чыгарга кирәклеген аңлатуы гына башыннан кичкән михнәтләрнең күп булуын дәлилли. Тормышындагы барлык вакыйгаларны бер тезмәгә салып, аны бүген борчыган мәсьәләләрен тыңларга дип капкасын ачканда ул бәрәңге турап утыра иде.
77нче яше белән баручы Факия апа әле дә булса сарыклар асрый икән.
- Сәламәтлек болаерак булып торса бетерми дә булмас, карый алмам мин малкайларны, - ди.
Ә бит чыннан да ялгызлыктан курка ул. Нарасый вакыттан сагалап килгән ятимлек картлык көнендә дә ишеген ачып керә аның.
- Эх, Чепья тирәләрендә генә дә картлар йорты булса китәр идем. Анда чәй эчәргә булса да иптәшләр булыр иде. Ә монда мин бер телевизор белән сөйләшә алам. Алай да чәй эчкәндә ул җилкәсен куймый бит. Минем сорауларга да җавап бирми ди. Анысы хак. Ләкин сорауларына җавапны матбугат чараларыннан таба ул. Йортына 4 төрле газета алдыра икән, күберәк тә булган, тик бәяләре "тешли" башлады ди. Шулай да "Хезмәт"тән аерылмый ул, киләсе көнен түземсезлек белән көтеп алам ди.

P.S. Факия апаның ялгыз каласы килмәвенә янәдән әйләнеп кайтып шуны да ассызыклыйсым килә, әгәр Көек мәчетенә гаиләле берәр укыган мулла килсә, акча да сорамый өемә кертер идем, ди Факия апа. Бары миңа йортымнан бер бүлмә биреп, ачык йөзләрен, тәмле телләрен генә жәлләмәсеннәр иде, ди. Кем белә бит, әллә йортка нур өстәүче өлкән кешебез булса иде дип яшәүчеләр дә бардыр. Бары мәрхәмәтле генә булсыннар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250