Ялларда боз явачак, диләр...
Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.
15 июльдә, республикада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Һава температурасы +22, +27, көньяк-көнчыгышта +32 градуска җитүе көтелә.
Яшенле яңгыр, көндез урыны белән яңгыр явуы көтелә. Кызганычка каршы, боз явуы ихтимал.
Шимбә, 16 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +24, +29 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак.
Якшәмбе, 17 июльдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, көндез боз яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +24,+29 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев