Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын күзәтчелеге бүлеге искә төшерә: Җылылык сезонында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Йорт-җирегездә янгыннар булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез.

Җылыту приборларын кулланганда изоляцияләнгән электр үткәргеченнән файдалану тыела.
– Ут кабучан предметлар янына электр җылыту приборлары куймагыз.
– Өйдән чыгып киткәндә барлык электр җылыту приборларын сүндерергә онытмагыз!
– Мичкә якканда бензин, керосин, һәм башка тиз кабынып китүче сыеклыклар куллану тыела.
– Йорт җиһазлары, урын-җир әйберләре мич авызынннан һәм башка җылытыла торган приборлар 1,25 метр ераклыкта торсын.
– Онытмагыз: җылыту сезоны башланыр алдыннан һәм һәр өч ай саен дәвамында мичләрегезне корымнан чистартырга кирәк.
– Ярыклары, ватык ишекләре булган мичләрдән файдаланмагыз, төтен чыга торган урыннардан диварларның агач конструкцияләренә кадәр тиешенчә бүлемнәр булырга тиеш.
– Мич алдына очкын төшеп яну куркынычын саклаучы бит (предотопочный лист) 70х50 см. дан да ким булырга тиеш түгел.
– Җылытыла торган мичләрне, кабызылган керосинкаларны, керогазларны, примусларны, электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
– Электр челтәренә берүк вакытта электр энергиясен (электр плитәсе, электрокамин, чәйнек һ.б.) ялгамагыз, чыбыклар кызып, янгын чыгуы бар.
– Куллану стандарты булмаган, кулдан ясалган җылыту приборларын куллану җитди куркыныч тудыра.
– Барлык электр-көнкүреш приборларының төзеклеген күзәтеп барыгыз.
– Газ приборларын караучысыз калдырмакгыз. Газ плитәсе өстендә эчке киемнәр киптермәгез.
– Фатирда газ исе булган очракта электр уты яндырырга, шырпы кабызырга, тәмәке тартырга, ачык ут кулланырга ярамый. Әгәр андый очрак була калса, авария хезмәтен чакыртырга һәм алар килеп җиткәнчегә кадәр бинаны җентекләп җилләтергә кирәк.
– Газүткәргеч кранын ачып, газ приборларының краннары ябылганмы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Газ горелкасын кабызыр алдыннан шырпы кабызырга, аннан соң гына кранын ачарга кирәк.
– Туңган торбаларны паяль лампасы яки факел белән җылытуга юл куймагыз.
– Газ плитәсе эшләгәндә янганда, камин, мич яки электр приборлары янганда балаларны үзләрен генә өйдә калдырмагыз. – Янгын яки төтен барлыкка килгән очракта, кичекмәстән, янгын сагына 101, 112, 01 телефон номеры буенча хәбәр итегез, төгәл адресыгызны эйтегез.

 

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын куркынычсызлыгы бүлеге.

Фото: янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы