Төрлесе
Яратып өлгергән Наташабыз килде
Кичә, җомга көнне редакциябезнең кунак кабул итә торган көне иде бугай. Иртәнге якта заманында "Хезмәт"ебездә эшләгән, Түбән Камада "Туган як" газетасын чыгарган Виктор Шадрин кунак булды, төштән соң редакциябездә тәүге мәртәбә гамәли тәҗрибә узган Наталья Жукова керде.
Әнисе белән бергә рәхмәтләрен җиткерергә кергәннәр. Күчтәнәчкә тәмле торт та алганнар. Практиканың соңгы көнендә "Хезмәт"тәге абый-апаларны торт белән сыйлау Сасна кызы Алинәдән кереп калды.
Наташа белемен веб-редактор Фирдүс Шакиров җитәкчелегендә ныгытты, өч елда алган белемнәремне биредә беренче көнне үк үзләштердем, эшкә җиктем, ди Ижевск каласында рус журналистаикасы буенча белем алучы Наташа. Кызларыбызның тортлары тәмле булса да, безгә аларның өйрәнгәннәрен укуда, тормышта куллана белүләре безнең өчен күпкә мөһимрәк. Бәхет һәм зур уңышлар телик аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев