Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьләрне туплаучы оешма

Мин 1935 нче елда туганмын. Чабаталы авыл балаларының бик азыбыз гына Карадуган мәктәбендә 7 классны укып бетерә алды. Тормыш хәлләре гаять авыр булганга күпләр 4 класстан ары укый алмады. Буыннары ныгып та җитмәгән балалар 12 яшьтән колхоз эшенә йөри башладылар. 7 нче классны бетерүгә без дә колхозда эшли башладык, чөнки...

Мин 1935 нче елда туганмын. Чабаталы авыл балаларының бик азыбыз гына Карадуган мәктәбендә 7 классны укып бетерә алды. Тормыш хәлләре гаять авыр булганга күпләр 4 класстан ары укый алмады. Буыннары ныгып та җитмәгән балалар 12 яшьтән колхоз эшенә йөри башладылар. 7 нче классны бетерүгә без дә колхозда эшли башладык, чөнки теләк зур булса да алга таба укырга мөмкинлек юк иде. 1950 нче елда комсомолга кердек. Бу вакыйга яшьлекнең иң куанычлы мизгеле булып хәтергә уелып калды. Без горурлык хисләре кичердек, бер башка үсеп киткәндәй булдык. Чөнки комсомолга иң эшчән, актив, сәләтле яшьләрне генә алалар, без комсомолга табына идек.
Колхозның комсомол җыелышына районнан Уткин абый килде һәм мине комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап китте. Бу 1950 нче ел иде. Шул сайланудан мин 1956нчы елга кадәр колхозның комсомол оешмасын җитәкләдем. Секретарь итеп сайланганда миңа нибары 15 яшь иде. Комсомолда торучы яшьләр аз. Оешманы үстерергә кушалар иде. Мин үземнән 3-4 яшькә зур, колхозда ныгытып эшләгән яшьләрнең күбесен комсомолга керергә күндерә алдым. Ничек тыңлата алдым икән, - дип аптырыйм хәзер. ,,Комсомол" сүзе дә булышкандыр. Комсомол яшьләрне туплаучы, бик кирәкле оешма иде. Анда берең өчен берең җавап бирәсең. Гаебе булып, бюрога куелган комсомолны тәрбияләүне кем дә булса үз өстенә ала. Шулай итеп яшь кеше милиция юлында йөреп, хөкем ителүдән котылып кала.
Беренче тапкыр Гарифуллина Кадимә, Хәеретдинов Сәйфетдиннәрне комсомолга керергә Балтачка алып төштем. Бюрога кереп утыргач, I секретарь Якупов Мөхәммәт абый ,,Сезнең секретарегез юкмени?"- ди. ,,Мин" - дигәч бюро членнары барысы да елмайды. Шулай эшли торгач оешмабыз зурайды. Без мактаулы оешмалар рәтендә йөри башладык. Миңа 2нче секретарь Ганиева Марзия апа, инструктор Галимҗанов Шәрип абыйлар бик булыша иде. Мин ике ел рәттән пленум члены булып та сайландым. Колхозның партия оешмасы секретаре Гарипов Харис абый безнең төп киңәшчебез, таянычыбыз булды. 1953-1955 елларда смотр концерты белән районда беренче урынны алдык. Концертларда Харис абый үзе башлап йөри иде. Ул искиткеч матур җырлый, Хәеретдинов Сәйфетдин гармунда уйный. Биюче, җырчы яшьләребез бик актив. Кичен вечерга чыгабыз. Итекләрне акбур белән ап-ак итеп акшарлыйбыз. Вечер беткәндә клуб идәне ап-ак, итекләр ала-кола була иде.
1954 нче елда иң актив оешма секретарьларын җыеп, Казанга бер атналык семинарга алып бардылар.Укудан соң Казанның истәлекле урыннарына йөрттеләр. Шулай тәҗрибә уртаклашып, белем туплап ял итеп кайттык. Мин шул чакта өлкә комсомолы секретаре Ринә Шакирҗанованы күрдем.
Безнең балачак булмаса да, яшьлегебезне бердәм булып, матур итеп эшләп үткәрдек. Эшебез коры хезмәт көненә(таякка эшләү) булса да, көндезге эштән кайткан яшьләр белән төнге өмәләр үткәрә идек. Салам эскертләү, ашлык суыру, төнге ындыр сугуларга яшьләр бик теләп килә иде.
Берсендә яңгыр көтелә дип, көшел күчерергә җыйдылар. Эшләп тәмам арганбыз, өйгә кайтырлык хәл калмаган, тау кадәр көшел тирәли түгәрәкләнеп ятып йоклаганбыз. Иртән Шәрит абый Хәйруллин: ,,Торыгыз, тор, балалар, яңгырдан көшелне гәүдәләрегез белән сакладыгызмени?" - дип уятты.
Чордашларымның күбесе кичке мәктәптә укып, партиягә кереп зур юллар үтте. Комсомолда эшләгәндә гомерлек мәхәббәтемне таптым. Хәеретдинов Сәйфетдин белән гаилә корып, биш бала үстердек. Комсомоллар үтә тырыш, максатчан иде. Ирем Сәйфетдин олы улыбыз сигезенчедә укыганда Карадуганга кичке мәктәпнең сигезенче классына укырга керде. ,,Улым кая дәфтәрләреңне бир әле" - дип дәрес хәзерләп утырганы истә әле. Аннан Мөҗипов Равис белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга киттеләр. Ферма мөдире булып эшләгән ирем ,,Россия Федерациясенең атказанган терлекчесе" исеменә лаек булды. Мин фермада лаборант булып эшләп лаеклы ялга чыктым.
Гарифуллина Кадимә озак еллар авыл советы секретаре булып эшләде. башкалар да сынатмады. Ил көнгә танылып, намуслы хезмәт белән көн күрде.
Аллага шөкер, балалар, оныклар да горурлыгыбыз булып үстеләр.
Вәфия Хәеретдинова (Хәйдәрҗанова)
Шубан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250