... ир-ат башың белән ник буш сүз сөйләп йөрергә... Балтач бистәсенең Ленин урамындагы 17, 19 номерлы йортларында яшәүчеләр бу арада әнә шулай дип әйтергә мәҗбүрләр.
Ни өчен дигәндә, чираттагы бер җыен вакытында торак-коммуналь хуҗалыгыннан килгән белгеч (бу очракта белгеч дигәнең бик килешеп тора үзенә!) "ишегалдыгызга быел асфальт җәячәкләр, программага кертелдегез", дип киткән. Инде дә килеп хәйран вакыт узгач, асфальт дигәннәрең күренмәгәч, янәдән мөрәҗәгать итеп караганнар, "2018 елда да әллә була, әллә юк әле ул сезгә" дигәннәр. Шуңа күрә дә биредә яшәүчеләр: "Ник аны була дип әйтергә... кешене өметләндереп, куандырып... тагын кәефләр кырылды инде. Топочный газ куябыз дип, "Таймас"лар җир казып, керер-чыгар юлыбызны бозып киткәннәр иде, аннан килеп рәтләделәр үзе, яңгырлы җәйдә ул янә бозылып бетте, шул урынга таш салып китә алмыйлар идеме алар? Бу халык өчен тырышу, эшләү дигәннәре сайлаулар вакытында гына кирәк ,күрәсең, алдау, буш вәгъдәләр...Хәзер менә район башкарма комитетына "ишек алдына асфальт кирәк", дип хат язарга кушалар. Әйтерсең лә, чакрымнарга сузылган асфальт сорыйбыз", дип бик нык үпкәләп мөрәҗәгать иттеләр биредә яшәүчеләр.
Тагын бер күңелне борчыган мәсьлә - ишек алды (двор) торышы, ай саен һәр фатир билгеле бер суммада акча түләп барса да (за содержание двора), җиренә җиткерелеп бер эш тә эшшләнгәне юк дип әйтерлек дәрәҗәдә. Моның белән шөгылләнүче организацияләргә мөрәҗәгать итсәң, "әнә бистә башкарма комитетына заявка бирегез, ишек алары алар өстендә" дип җавап кайтаралар. Аларына мөрәҗәгать итсәң - 1-2 аеңны көт инде. Узган җәйдә ишек алды печәнен чаптырырга заявка биргэн идек - 2 ай үткәч килеп чаптылар, анысында да урта бер җирне генә. Дәрес, быел 1 атна гына көттек үзе, әмма тагын үзләре кирәк дип санаган мәйданны гына чистартып киткәннәр.
Узган кышта ишек алдын кыш буена 1 тапкыр кардан чистарттыруга ирешә алдык, анысында да уртадан гына юл салып киттеләр.
Олы юлдан ишек алдына борылып керә торган урында асфальттан сикереп йрергә күнегеп киләбез инде, башта апрельдә, аннары майда диделәр, ул урыннга таш салуны. Белмим кайчан килер ул "май" айлары... Безне ишетсеннәр өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев