Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йортлар яңара

Күпфатирлы һәм күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау быел да матур гына башлангыч алды.

Бу сезонда Балтач бистәсенең Төзүчеләр урамы, 9нчы һәм Кариле авылының Заһидуллин урамындагы 10нчы йортта төзекләндерү эшләре башкарыла. Заһидуллин урамындагы күпфатирлы йортның түбә ремонты тәмам. Көннәр җылыткач фундамент кырыйлары (отмостка) эшләнәчәк. Балтачның Төзүчеләр урамындагы 9нчы йортта капиталь ремонт исә күбрәк күләмдә каралган. Бүген биредә түбә ябу, стенаны җылыту белән мәшгульләр. Капиталь ремонт эшләрен график буенча июнь ахырына төгәлләү күздә тотыла. Бу эшләрне тиз һәм сыйфатлы итеп, халык таләпләрен дә искә алып «Юмарт» җәмгыяте төзүчеләре тормышка ашыра.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250