Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йортының өске катыннан ир-ат торба өстенә төшкән

Казанның 7нче хастаханәсендә 70 яшьлек ир-ат вафат булган.

Казан, 21 август, “Татар-информ”). Югары Ослан районында дача йортының өске катыннан ир-ат күкрәге белән торба өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көн уртасында Түбән Осландагы “Этилен” бакчачылык ширкәтендә 70 яшьлек ир-ат бакча йортының икенче катында төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән.

Эшләгәндә ул ниндидер мизгелдә тотынып кала алмыйча 25 миллиметрлы чыгып торган торба өстенә килеп төшкән. Аның кулына зыян килгән һәм торба күкрәк читлеген тишкән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга Югары Ослан районы хастаханәсе табиблары килгән. 112нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре гидравлик корал белән дүрт җирдән торбаның тәннән чыгып торган урыннарын кискән. Ир-атны Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар.

“Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат кичке сәгать уннарда реанимациядә вафат булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәхетсезлек очрагы