Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ЫРЫМНАР

Ә сез ырымнарга ышанасызмы, сынап караганыгыз бармы?

✏Өстәлдә чүп калдырсаң, киявең шадра булыр.

✏Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коелыр.

✏Өстәлгә кием куярга ярамый — чир иярер.

✏Киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне тегәсең.

✏Уң ягы белән эленгән чиста кием мәет тели.

✏Өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң, талашуга.

✏Ашагач, урындыкны алып куймасаң, ирең ялкау булыр.

✏Ашаганда аякны селкеп утырырга ярамый, шайтан алып китәр.

✏Киемне сул ягы белән төрергә, кеше өлешен ашарга ярамый — бәхетсезлеккә.

✏Өстәлгә, тәрәзә төбенә, тупсага утырырга ярамый, чир иярер.

✏Баш киеме белән уйнарга ярамый, башың авыртыр.

✏Китек савыттан ашарга ярамый, бәхетең кителер.

✏Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң, йорттан бәрәкәт китәр.

✏Савыт-сабаны юмыйча ятсаң, пәри туй үткәрер.

✏Кайчы белән уйнасаң, талашырсың.

Ирек мәйданы

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ырымнар