Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Әйтерсең лә ул балыкны ел буе асраган”

Бабай балтачлыларга ияреп Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә барган иде, анда су балыкларының бәяләрен күреп, ачуы чыгып кайткан. "Бар шундыйлары, бер килограммы 790 сум тора, ди, әйтерсең лә ул аны ел буе асраган", дип тә өстәп куя.

Тапкан хәләл акчасына мал-туар асрап көн күргән кешенең ачуы чыгарлык шул... Шул ук вакытта балыкчы да әйтеп куярга мөмкин, "Балык тотып кара син", янәсе, "Андый зур балыкны кармакка эләктерер өчен көннәр буе яр буенда утырырга кирәк, эләксә әле ....Ятьмәгә эләктерер өчен күпме сагаларга, зур суларда, ягулыкны чыгымлап, көймә куарга кирәк..." Хәзер балыкларны махсус бөя ясап та үрчетәләр, бәяләрнең бәйдән ычкынган чорында берни дә әйтеп булмый инде... Казандагы зур кибетләрдә зур балыкны һич авырмынмый гына аквариумнан алып була, ә дигәнче кабалар...Мондый сату ысулы озак көттермәс, безнең районга да килеп җитәр әле. Алдынгы карашлы, заманча рухта эшләүче эшмәкәрләребез Нурания апа белән Гөлфия апа ничек моңа игътибар бирмидер әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250