Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юбилей мөнәсәбәте илә яки тормыш ямен тоеп (+фото)

Совет чорында, нинди гаиләдән чыгуына карамастан, өметле яшь белгечләрне, эшлеклелек сыйфатларына бәя биреп һәм оештыру сәләтен дә исәпкә алып, партия карамагында җитәкче постларга хәзерләү мәктәбе бар иде. Ә менә Нурия Нәбиеваны институттан диплом алып кайтуга ук бик четерекле булган тармакка - район культура бүлеге мөдире итеп билгеләп куйдылар.

Япь-яшь башыннан шундый тынгысыз хезмәт йөгенә җигеләсен көтмәгән иде ул, югыйсә. Тәҗрибә туплаганчы мәдәният йортында директор булып эшләп торырга да риза иде. Димәк, аңа ышанганнар! Иҗади энергиясе ташып торган очкын кебек тере, кеше белән ягымлы булып, матур телдә җиңел аралаша белгән яшь белгечне зур постка күтәрү өчен клубта берничә ай сынау срогы җитте. Хәер, аның әле зур булмаса да, үзенчәлекле хезмәт биографиясе дә исәпкә алынгандыр.
Дөресе шул, Нуриянең лидерлык сәләте мәктәптә укыганда бик калку булып ачыла, ул ялкынланып-дәртләнеп, үзешчәннәрне туплап, мәктәп күләмендә концертлар оештыра, сәләте яңа бөреләнә башлаган кыз һәм егетләрне сәхнәдә чыгыш ясап, рухи ләззәт кичерү шатлыгын кичерергә булыша. Аннары районда радиотапшырулар алып барганда да, остазы Алик Зыятдинов үрнәгендә, сөйләм телен камилләштереп, күренекле шәхесләрне җәлеп итеп, кызыклы, бай мәгълүматлы тапшырулар әзерләргә өйрәнә.
Шуңа күрә дә, берничә ел эшләгәч, укытучы булырга дигән хыялын бер читкә куеп, тота да мәдәният институтына режиссерлыкка укырга китә. Ул биредә күренекле, талантлы шәхесләр арасында кайнап, белемен генә тирәнәйтеп калмый, ә бәлки югары зәвык һәм киң эрудициягә ирешү үрнәкләрен үзләштерә. Шуңа күрә дә киң карашлы, ачык фикерле, кыю инициативалы Нуриянең районда мәдәният тармагын тиз арада гөрләтеп-җанландырып җибәрүе һич гаҗәп түгел.

Чагыштырмача тыйнак, тыныч күренсә дә үз дәрәҗәсен һәрвакыт югары баскычта тоткан Нурия Йосыповна эшкә алынган икән, чын күңелдән бирелеп, дәртләнеп, кайнарланып, эзлекле һәм нәтиҗәле итеп эшли белә торган кеше. Ул җитәкләгән дистә еллар дәвамында мәдәният тармагы төрле яклап нык үсеш алды, культура чараларының тәрбияви һәм идея эчтәлеге баеды, һәр авылда үзешчәннәр активлашып, концерт-театрлар куеп, смотрларда үзара ярышып, иҗади осталыкларын арттырдылар.
Һәртөрле халык иҗатына, җыр-бию һәм театр сәнгатенә зур игътибар бирелеп, халыкка рухи азык бирү белән бергә хезмәт ярышын нәтиҗәле итәргә көчле стимул да булды. Әнә шулай зур осталыкка ирешеп, гаять киң колач белән эшләп, балтачлылар культура тармагының уңышларын бөтен республикага таныта алды һәм 1982 елда Татарстанның күчмә кызыл байрагына лаек булды.
Чордашлары арасында сәнгать яратуы һәм җор күңелле булып танылган сугыш ветераны Йосып ага Нәбиев гаиләсендә кечкенәдән үк максатчан һәм яхшы мәгънәдә үҗәт холыклы булып үскән Нурия мәдәният тармагына кайнар сулыш өреп, җанландырып, тергезеп җибәрә. Бөркелеп-ташып торган уңай энергиясен, иҗат потенциалын башкаларны рухландырып ул үзенә хас тәвәккәллеге һәм иҗат кайнарлыгы белән районда алдынгылар слеты кебек дәрәҗәле тантаналарның төп режиссеры була, оештыру эшләреннән тыш, мәгънәви-тәрбияви эчтәлегенә дә зур игътибар биреп сценарийларны да үзе төзи һәм тантананы да бәйрәм күтәренкелеге тудырырлык итеп алып барырга тәмам остарып җитә. Әнә шулай җитди-җаваплы чараларның эчендә үзе кайнап, дулкынланып-дәртләнеп эшли белгәнгә күрә дә аның үрнәгенә башкалар да бик теләп кушыла һәм районның бу юнәлештәге уңышлары йөзләрчә талантларның көче, тырышлыгы белән туплана.

Төшенгәнсездер инде, Нурия Йосыповна, чын иҗат кешесе булып формалашкан, алган белемен тулы файдаланып, осталыгын елдан-ел камилләштергән, мәдәният тармагын чын әйдәп баручы остаз - энтузиазист иде.

Ә тормышның көтелмәгән борылышлары була, максатлар үзгәрә, ниятләр башка юнәлеш ала. Нурия Галләметдиновага да, декрет ялыннан соң, хезмәт юлын кискен алыштырырга туры килә. Туксанынчы елларда ишле балалы гаилә хәлен исәпкә алып, район Советының пенсия бүлегенә җитәкче итеп куялар. Күпкырлы белем иясе, яңаны үзләштерергә аң-зиһене көчле булган Нурия бу җаваплы тармакта ун елдан артык эшли. Авыллардан мең төрле гозер белән килгән өлкәннәрне, сугыш ветераннарын, инвалидларны кабул итеп, аларның гозерләренә сак һәм сизгер карап, закон кысаларында аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә булыша.
Гаилә корып, балалар тәрбияләү, көнкүреш мәшәкатьләре өстәлгәч тә, рухи ныклыгы көчле булган Нурия сынатмады, һәрвакыт ачык йөзле, сабыр һәм ипле булды. Киң, юмарт күңелле, кешелекле, миһербанлы булуын тагын бер кат раслап, зур югалту кичергән гаилә учагына нур өстәргә йөрәк җылысы, сабырлыгы һәм акылы җитәрлек булды. Зифа буйлы, горур һәм көяз кыяфәтле Нуриянең ике бала белән тол калган укытучы - ул чакта мәктәп директоры Нуретдингә кияүгә чыгуына аптыраучылар да булгандыр. Ул үзе дә ахыр чиктә димләүчеләр үгетләвенә бирешеп, тол калган ир белән кавышырга ризалашкан иде, югыйсә. Әмма сабыр, кешелекле, миһербанлы Нуриянең гаилә тормышы да бөтен яктан уң килеп чыкты. Төпле акыллы, җитди фикерле, тормышны җигелеп тарта торган эшлекле ире Нуретдин белән алар тигез, тату булып, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәп, өч баланы аякка бастырдылар, һәркайсына югары белем алырга, лаеклы эшкә урнашырга, өйләнеп, кияүгә чыгып, үз нигезләрен корырга булыштылар. Үги түгел, үз газизенә тиң итеп кайгыртты ул Рөстәм белән Резеданы. Төп нигездә аларны әле дә кадерле кунак итеп каршылыйлар. Кече уллары Руслан исә гаилә корып, Казанда яши. Бәйрәм, ял көннәрендә Галләметдиновлар йорты оныкларның шат авазыннан гөрләп тора, тулы мәгънәле, бәрәкәтле тормыш кайный бу нигездә. Язмышларны берләштереп ялгышмадык, дип нәтиҗә ясый Нурия.

Бәхет йолдызлыгында туып, дөньяга нур чәчәргә яралган Нурия гаять нечкә хисле, шигъри җанлы, нечкә зәвыклы булуы белән дә сокландыра. Үл үзенең әдәбиятны-сәнгатьне, иҗатны яратуы аркасында тормышның ямен-тәмен тагын да ныграк сиземләвен яшерми. Ул әле дә зәвык белән матур киенеп, төз басып, сәхнәләрдә нәфис сүз сөйли башласа, зал тынып кала, тамашачы әсәрләнеп аның тирән мәгънәгә, кайнар хискә төрелгән һәр сүзен җанына сеңдереп, җанына дәва алып утыра.

Нуриянең үзе яраткан шагыйрь-язучыларның рухи зәвыгына туры килгән аерым әсәрләрен дәфтәр-папкаларга туплап баруы, үзенең дә хисләр ташыганда ара-тирә шигырьләр язуы минем өчен матур ачыш булды. Ул 30 елдан артык гомер иткән тугрылыклы иренә багышланган бер шигырендә:

Ачык йөзем, җылы сүзем синең өчен,
Өстәлемдә сый-нигъмәтем синең өчен.
Син булганда яшәү ямьле бу дөньяда,
Куанам мин үзем өчен, синең өчен,
- дип язган икән, димәк, йорт җанлы, малтабар, тәртипле, тырыш иренең бөтен уңай сыфатларын бәяләп, тирән хөрмәтләвен белдергән һәм үзенең дә кадерле, бәхетле хатын булып яшәвенә куанычын шигъри юлларга сеңдергән дигән сүз. Бик күпләргә үрнәк булырдай тигез, тату тормышлары моннан соң да дәвамлы булыр дип ышанырга кирәк. Аның ихлас шигыренә кушылып, мин дә бер куплет өстим әле:

Жәлләмәдең сәләтеңне, йөрәк көчең
Тормышны гел якты, матур итәр өчен.
Җан җылыңнан нигезеңә тылсым иңеп,
Һәрвакытта балкып торсын нурлы йөзең!

Фәридә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250