Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югары Кенәлеләр кышның һәр көненнән ямь таба

Кайчандыр бетеп барган Югары Кенә авылында бүгенге көндә тормыш гөрли.

Чөнки бирегә яшьләр килеп, авылны яшәртеп, яшьнәтеп җибәрде. Биредәге халыкның бердәм булуын да ассызыклап үтәргә кирәк, эштә дисеңме, күңел ачудамы... Бер генә бәйрәмне дә авыл белән күңелле итеп үткәрмичә калмый алар. Көнкүрештә кирәкле дигән социаль объектларның булмавы да артык борчымый үзләрен, иң мөһиме – шөкер итеп яши беләләр. Кышның матур көннәреннән дә ямь һәм тәм табып, табигать почмагында ял итеп кайттылар. Учак тирәли уеннар, чаңгыда йөрү, кайнар чәй белән сыйлану – болар бар да тәнгә дә, җанга да рәхәтлек бирә диләр Югары Кенәлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кенә авылы