Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлчылар мул карга да, бозлавыкка да әзер!

Синоптиклар быелгы кышны бик тә салкын булыр дип фаразлый. Ә менә зәмһәрир суыклар белән бергә карны да мулдан көтәргәме дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Шулай да юлчылар һава торышының төрле сынауларына әзер булып торырга тиеш.

Юлларны тәртиптә тоту - шактый зур чыгымнар таләп итә торган юнәлеш. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда төбәк юлларына гына да бу максатларга Татарстан юл фондыннан 3,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Аның 60 проценты кышкы чорда сарыф ителә.
Республикабыз аша узган федераль трассаларны ел әйләнәсе чистартып, карап тору исә 906 миллион сумга төшә икән. Карлы сезонда шушы акчаларның шулай ук иң саллы өлеше тотыла, ди «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев. Аның сүзләренчә, юлларның торышы өчен һәр җаваплы оешма үз эшен төгәл белә. Араларында намуссызлары юк, алар үз вазифаларын һәрчак тиешенчә башкара.
Чыннан да, федераль һәм төбәк юлларына республикабызда шелтәләр әллә ни күп түгел. Финанслау буенча бернинди кыенлыклар юк - бүлеп бирелгәне юллардагы бозлавык белән көрәшүгә дә, аларны кардан арындыруга да җитеп бара. Кар ишеп яуган очракта, барлык юлларны да берьюлы чистартып бетереп булмый, билгеле. Әмма тиешле эшләрне билгеләнгән норматив буенча башкарып чыгарга тырышалар. Кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, федераль һәм төбәк трассалары 4 сәгать эчендә тәртипкә китерелергә тиеш. Машиналар сирәгрәк йөргән юлларны чистартып бетерергә исә 6 сәгать вакыт бирелә.
Һава торышындагы үзгәрешләр турында хәбәрдар булып тору өчен республикабыз трассаларында 26 метеостанция эшли. Реаль вакыт режимында алынган хәбәрләр кирәк чакта тиз арада чаралар күрергә ярдәм итә.
Төп подряд оешмалары юлларны тәртиптә тотуда күпьеллык килешүләр нигезендә эшли. Әйтик, федераль юллар өчен сайлап алынган оешмалар 2018 елга кадәр җавап тотачак (килешүләр 5,5 елга төзелә). Төбәк юллары буенча өч еллык контракт системасы гамәлдә - 2017 ел ахырына кадәр җаваплы затлар билгеләнгән. Мондый эш рәвеше подряд оешмаларына бозлавыкка каршы материаллар әзерләү һәм транспорт паркын яңартуны вакытында башкарырга мөмкинлек бирә.
Әмма муниципаль юлларны чистарту һәрчак тиз арада башкарыла дип әйтеп булмый әле. Муниципаль оешмалар (алар белән килешүләр бер елга төзелә) еш кына бураннарга әзерлексез булып чыга. Җәйге кызу көндә кисәк кенә кар күмеп киткән, диярсең. Хәтерләсәгез, узган кышта гына да үзенә йөкләнгән вазифаларны үти алмаган җирле оешмалар шактый булды. Муниципаль берәмлекләр финанс кытлыгы, мөмкинлекләр җитмәве, махсус техниканың мөшкел хәлдә булуы белән аклана.
Ленар Сафин, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры:
- Ел башында чыннан да андый проблемалар булды. Беренче кар-бураннар кайбер районнарның «йомшак» урыннарын ачып салды. Муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзегән оешмалар хәленнән килми торган эшкә алынган. Хәзер инде без хаталар өстендә эшне башкардык. Тиешлесен булдыра алырдай подряд оешмалары билгеләнде. Кайбер районнарга булышачакбыз. Әлеге районнар территориясендә эшли торган төбәк подряд оешмалары ярдәм итеп торачак.
Ринат Насыйровка эше буенча республикабыз территориясен аркылыга-буйга айкарга туры килә. Төрле районнардагы кибетләргә товар ташучы булып эшләгән егет елына меңнәрчә чакрым юл уза. Язгы-көзге чорда машинасын чокыр-чакырлардан сакларга туры килсә, кышкы чорда еш кына кар көртләрен ерырга мәҗбүр ул.
- Трассалар, нигездә, тәртиптә тотыла. Ә менә төбәк юлларына башкаладан ераккарак киткән саен шелтәләр күбәя генә бара. Шәһәргә якын районнарда - Питрәч, Лаешта кар-бураннардан соң юлларны бик тиз чистартып куялар. Ә менә Нурлат, Алексеевск якларында моның киресе күзәтелә, батып калмасам ярый дип барасың. Быел менә Сабадан Шәмәрдәнгә таба барганда юллар бик начар чистартылган иде. Авыл эчләрен инде әйтеп тә торасы юк. Анда юлларны тәртипкә китерү эшенә ишеп кар яуганнан соң әллә ничә көн узгач кына керешәләр, - ди Ринат.
Агымдагы елда юллар кар көртләреннән бик тиз арыныр дигән өмет бар - юл оешмалары 1 мең данә махсус техникага ия. Аларның инде 100 проценты кышка тулысынча әзер. Паркларында 392 комбинацияле юл машинасы, 136 грейдер, 106 ротор һәм 392 данә башка техника - экскаватор, бульдозер, тракторлар әзер тора. Бозлавыкка каршы тору өчен 387 мең тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнгән. Юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган куркыныч урыннарда "Юлда бозлавык" дигән вакытлы юл билгеләре урнаштырылган.
Татарстан буенча узган машина юлларының гомуми озынлыгы 38 000 чакрымнан артып китә. Шуларның 1 мең километрдан артыгы - федераль, 13,3 меңе - төбәк, 23,6 чакрымы - җирле юллар.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250