Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлсызлык үзәккә үтте, диләр Түнтәр-Субаш арасын үтүчеләр (кайтаваз)

«Юллар бетә!!!» дигән язмабызга кайтаваз итеп Көшкәтбаш авылыннан Гөлшат Ганиева түбәндәге хатын юллаган.

- Шоферлар, сез кайда? Бик күбегез көнгә икешәр мәртәбә үтә бит шушы юлдан, ник берегез дә эндәшмисез яки сезгә шундый юлдан йөрү ошыймы. Гөрләп торган Көшкәтбаш урта мәктәбен ябып, Түнтәргә күчергәндә юллар турында бик күп язылды, безгә балаларны яхшы юллардан йөртергә ышандырдылар. Ә хәзер балалар төягән мәктәп автобусы көнгә 4 тапкыр Көшкәтбашка, 2 тапкыр Субашка йөри. Ә ул юллардан үткәндә безнең балаларыбыз нинди халәттә була микән, мәктәп автобусының шоферына Ходаем сабырлык бирсен, исән-имин йөрсеннәр дип теләргә генә кала инде. Җитәкчеләр халык турында уйламасалар балаларыбыз турында уйласыннар иде. Әти-әниләр генә борчылып калмасын, безнең борчылганны җитәкчеләребез дә ишетсен, «ямочный» ремонт белән генә алдамыйча, безнең якларга чын юллар күрергә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250