Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үз һөнәренең тәмен белүче

Әкрен генә атлап, сүзне матур гына әйтеп, аңлатып, кирәк чакта телефон аркылы искәртеп, үз һөнәренең тәмен белеп эшләүче әлеге авылдаш сокланырлык ханым.

Һәр һөнәр мактауга лаек. Бүгенге сүзебез авылыбызның хат ташучысы Диләрә Габделхакова турында. Әкрен генә атлап, сүзне матур гына әйтеп, аңлатып, кирәк чакта телефон аркылы искәртеп, үз һөнәренең тәмен белеп эшләүче әлеге авылдаш сокланырлык ханым. Берсеннән берсе матур өч бала, зур каралты-кура, берничә сыер, гөлгә күмелгән бакча, умарта кортлары, аның өстенә тегә- чигә белүче әлеге нәфис зат чын-чынлап соклану тудыра. Габделхаковлар матур гаилә... җыр-моңга гашыйк берничә буын яши әлеге гаиләдә.

Диләрәбезгә безне матур яңалыклар таратып сөендереп торганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрчак шулай һөнәрен яратып эшләвен теләп калабыз.

Шушы көннәрдә Диләрәнең туган көне булып узды. Озын, хәерле гомер, балалар куанычы күреп, тигезлектә яшәргә язсын сиңа, авылдаш!

Лилия Гарифуллина.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе