Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ЗАГС бүлеге Закировлар гаиләсен уллары туу белән тәбрикләде

21 октябрь көнне ЗАГС (ГХАТ) бүлегендә Альбина һәм Ильяс Закировларның улларының тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды. Закировлар гаиләсендә туган бу беренче балага ата-ананың ихтияры һәм теләге белән Динислам дигән исем кушылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова Закировлар гаиләсенә туу турындагы актлар язуына куллар куйдыртып, бала туу турындагы таныклык тапшырды, чәчәк бәйләме...

21 октябрь көнне ЗАГС (ГХАТ) бүлегендә Альбина һәм Ильяс Закировларның улларының тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды. Закировлар гаиләсендә туган бу беренче балага ата-ананың ихтияры һәм теләге белән Динислам дигән исем кушылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова Закировлар гаиләсенә туу турындагы актлар язуына куллар куйдыртып, бала туу турындагы таныклык тапшырды, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк белән бергә җылы теләкләрен җиткерде:"Әлбәттә, ата-анага беренче баланың дөньяга аваз салуы бигрәк тә зур шатлык, куаныч. Без һәр гаиләдә бала тууын шатланып, куанып каршы алабыз, барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне аларга багышлыйбыз. Гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәбезне, туган йорт җылысын, белемнәребезне, йөрәк хисләребезне аларга тапшырабыз. "Ата- ана" булу - зур бәхет, шушы бәхет белән бергә әти-әнигә дә ил каршында зур җаваплылык йөкләнә. Халыкның, дәүләтнең, ата-ананың өмете балаларда.Дәүләтебезнең, әти-әнинең киләчәге аларның нинди булып үсүенә бәйле.Сабыегыз көчле, сәламәт, һәр яктан тулы үсеш алган егет булып үссен, киләчәктә үзенең исемен матур эшләр белән бизәсен".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250