Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов гаиләсе килен төшерде

Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов уллары Булатны (сәхнәдәге исеме - АкБулат) өйләндереп, килен төшерделәр.

Әти-әни бәхетенә тиенгән җырчыларның киленле булу шатлыгын без дә уртаклаштык.

— Казанда өйләнешүче яшьләр күп булганга, никах көне якшәмбегә, ягъни бүген көнгә билгеләнде. «Ирек» мәчетендә әле генә никах укытып чыктык. Мәҗлес табыны «Тантана» ресторанында әзерләнгән. Киленебез Әдилә исемле. Булат белән күптән очрашалар иде. Кодагыйларыбыз Гөлнара белән Илдар Зәй ягыннан. Балаларыбызның матур тормыш итүләренә куанып, бергә тату яшәргә язсын, — ди Зәйнәб ханым.

Мәҗлескә артык күп кеше чакырмаганнар. Табынга иң якын туганнары гына җыелган. Җәмгысе 30 лап кеше, ди җырчы. Әдиләне һөнәре белән сәхнәгә бәйле түгел, әмма шәп эше бар, диделәр. АкБулат сөйгәне Әдиләгә тәкъдимне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында ясаган

Яшьләрне ихластан котлыйбыз! Ерак картлыккача тигезлектә яшәсеннәр. Никахлары гомерлек, ә хөрмәтле җырчыларыбызга оныклар, оныкчыклар сөяргә насыйп булсын.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев