Без, адәм балалары, үз кодрәтебезгә шулкадәр нык ышанабыз, кайчакта бездән кодрәтлерәк көчләр барлыгын да онытабыз шикелле.
Уйлап карасаң, табигатьтәге бер генә процесс та безнең ярдәм, безнең көч-кодрәт белән бармый. Юк, алай да әле фән өчен кирәк, тегесе-башкасы дип, үзебезчә, аларга да кысылабыз.
Ә бит бернинди галимнәр, селекционерлар катнашмый гына да, баксаң, табигатьтә әллә ниткән тәҗрибәләр бара, яңа төр үсемлек- җимешләр пәйда була, кушылмалар - гибридлар барлыкка килә икән. Күптән түгел үземә дә шундый бер очракның шаһите булырга туры килде.
Үткән ел бакчабызда кыяр һәм помидор түтәлләре янәшә иде. Кайбер бакчачылар бу ике яшелчә берсен-берсе «яратмый», янәшә утыртсаң, берсе уңыш бирә, икенчесе бирми дип санаса да, уңышлары зарланырлык булмады. Соңгы кыярларны җыеп алганда үзе кыяр, үзе помидор булган берничә гибрид күреп шаккаттык.
Кыяр белән помидорны күп вакыт янәшә утыртсак та, мондый хәлне беренче күрүебез иде. Шуңа да башта ни икәнен аңламый тордык. Үсми калган нәни кабак дияр идең, анысы ул бакчага бөтенләй утыртылмаган. Бары пычак белән кисәкләргә бүлгәләгәч һәм тәмләп карагач кына эшнең нидә булуын аңладык.
Баксаң, помидорлар арасына үрләгән бер төп кыяр помидор белән «кушылган» икән. Әлеге кушылмалар тышкы кыяфәтләре белән күбрәк помидорга тартым (рәсемгә күз сал), аның да «пешмәгән», яшеле кебек каты. Шул ук вакытта, кыярдагыча, саргылт-яшькелт буй-буй сызыклары да бар.
Ә эче гел кыярны хәтерләтә, бары тик орлыклары гына гадәттәгедән ваграк һәм азрак. Исе, тәме дә күбесенчә кыярныкы булып чыкты, әмма йотканда авызда башка бер тәм дә сизелә. Тик ашау өчен катырак, өстәвенә, кыярдагы сусыллык та юк.
Кыскасы, кыяр белән помидор һәркайсы аерым тәмле, аларны «кушу»дан мәгънә юк. Бәлки бакчачылар нәкъ менә шуны күздә тотып, аларны янәшә утыртырга киңәш итмидер…
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев