Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зефер Абитов Саба районына прокурор итеп билгеләнде

Россия Федерациясе Генераль прокуроры Боерыгы белән элеккеге Балтач районы прокуроры Зефер Абитов Саба районы прокуроры итеп билгеләнде.

Зефер Мәүлетович 1961 елның 25 ноябрьдә Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә туа.
Ул 1997 елда хезмәт юлын Буа районы прокуратурасында өлкән тикшерүче буларак башлый. 2000 елда Буа шәһәр прокуратурасында өлкән тикшерүче вазыйфасын били. 2000-2002 елларда - Буа шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе, 2002-2008 елларда - Буа шәһәре прокуроры урынбасары, 2008-2016 еллар - Балтач районы прокуроры. Өйләнгән. Ике балсы бар.
Зефер Мәүлетовичка яңа эш урынында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250