Төрлесе
“Үзеңнең бурычларыңны бел” дигән акция старт алды
Чираттагы ялыңны мәгънәле итеп планлаштыру - яхшы ялның нигезе. Тиздән һәркемнең дә зарыгып көтеп алган яңа ел каникуллары. Күпләр инде планлаштырып та куйгандыр - кемдер туганына кунакка бара, кемдер ялларны гаилә кочагында үткәрә, кемдер чит илгә оча. Соңгы вариант ватандашлар арасында иң киң таралганы.
Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставы хезмәте республика гражданнарының игътибарын җәлеп итеп, түбәндәгеләрне белдерә. Ел саен меңләгән татарстанлы, түләмичә йөргән бурычлары булуы аркасында, Рәсәй чикләрен уза алмый. Агымдагы елда гына да 50 мең бурычлыга чит илгә чыгу тыелды. Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бурычлыларның бер өлеше үзләренең бурычлары барлыгын һәм чикләүгә эләгүләрен бөтенләй дә белми. Шуңа күрә, декабрь аенда суд приставы хезмәтләре өстәмә рәвештә халыкны кабул итүләр оештыра, урыннардагы һәр бүлек шимбә көнне иртәнге 9.00 дән кичке 18.00 сәгатьләргә кадәр гражданнарны кабул итәчәк. Биредә кирәкле бөтен мәгълүматны да алып булачак, һәркемнең үзе белән паспорты булуы шарт.
ТРның суд приставлары хезмәте буенча матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев