Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зөһрә колмактан икмәк пешерә

Ашап туйгысыз була инде икмәге!

Казан каласыннан Балтач бистәсенә кияүгә чыгып, балалар алып кайткан, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы җитәкче ханым Зөһрә Әхмәтханова колмактан икмәк пешерә.

Ашап туйгысыз була инде икмәге! Ипи пешерергә Зөһрә әнисеннән өйрәнгән, әнисенә дәү әнисе өйрәткән. Буыннардан-буыннарга килүче әлеге борынгы һөнәрне Зөһрә төрле милли бәйгеләргә дә тәкъдим итте һәм һәрчак җиңү яулады. Икмәк янындагы каз каурыйларын да әнисе бәйли, әнисеннән күрмәк Зөһрә белән кызы бәйли.

Зөһрә бу көннәрдә башкалабыз Казаннан ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән кайтты, монысы инде икмәк пешергән өчен түгел, райондагы ЗАГС эшчәнлеге өчен бирелгән олы бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су