Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ЗӨҺРӘ Рамазанова шигырьләре

Тәпи китү белән сикергәнбез

Никтер көлеп туылмаган

Җиргә никтер көлеп туылмаган,
Туылмаган никтер елмаеп.
Төргәк белән күкрәгенә кысып,
Көен сузган әнкәй моңаеп.

Тәпи китү белән сикергәнбез
Сиртмә караваттан түшәмгә.
Авыртса да, куркытмаган егылып,
Идән сайгагына төшәргә.

Койма башы, агач очларына
Бер сикерү белән менелгән.
Йолдызларны алып бирер булдык
Сөйгәннәргә биек күгеннән.

Ә учларга акча килеп кергәч,
Биек-биек өйләр салынган.
Самолетта болытларны ертып,
Күктә буразналар ярылган.

Әй, ярата кеше биеклекне,
Өстен булып башка кешедән.
Мәңгелеккә килмәгәнен җиргә
Ни эшләптер, бик соң төшенә.

Безне монда көтеп тормаганнар —
Онытабыз елап туганны.
Күпме генә биек сикерсәк тә,
Без галәмнең бары тузаны...

 

Башкаемны җиргә салдым

Башкаемны җиргә салдым бүген
Тыңлыйм, диеп вакыт агышын.
Туган туфрак алып калыр төсле
Йөрәгемдә булган сагышны.

Күзем йомсам, мин күрәмен кебек
Уфалласын тарткан бабамны.
Түр яктагы идән уртасында
Йөгерешкән орчык, кабаны.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Мин тоямын пәрәмәчләр исен,
Салкынлыгын базның, катыкның,
Туңмай салган табаларда йөзгән
Бәрәңгенең тәмен, кабыклы.

Мин ишетәм әткәй чалгысының
Бер көй белән печән чабуын.
Ак күбеккә баткан чиләкләргә
Әниемнең сыер савуын.

Юк, онытмам. Онытырлык түгел — 
Без бу җиргә бик нык береккән.
Читкә китеп, һәр көн сагынып яши
Авылларын, минем кебекләр.

Шушы туфрак биргән икмәк, сөт һәм
Бәрәңгене ашап үскән без.
Тик бәхетне эзләп урамыннан
Еракларга чыгып киткәнбез.

Ничә буын бабам тире тамган
Һәр аршины якын бу җиргә.
Күз карамда хатирәләр яши,
Күзләремдә авыл күренә.

Фатихасын ала алдык микән
Үткән чакта басу капкасын.
Мин уйладым микән, чирәменә
Бүгенгедәй кайтып ятасын?

Сагынуым бүген чиктән ашкан,
Ястык кебек синең туфрагың...
Юк, кичермәс җирем, йөрәгемнең
Чит җирләрдә берчак туктавын!

Зөһрә Рамазанова,

Көшкәтбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр

erid: 2Vtzqv1AZW9