Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Гомерләр заяга узмаган (фото)

Яңгул авылында гомер итүче Марзия апа Кадырова бүген дә үзенең укучыларына иң кадерле, бик якын остаз булып тора.

Унынчы сыйныфта укыган вакыт. Шимбә көн. Арып-талып алтынчы дәрескә татар әдәбиятына керәбез.  Парталарга утырышабыз. Менә ишек ачыла, яшькелт төстәге затлы кримплен костюм-юбка, челтәр якалы ап-ак кофта кигән, чәчен пөхтә итеп баш артына җыеп куйган Укытучыбыз керә. Дәрес башлана. Ул, кулындагы күзлегенең алтынсу сабын ирен читенә тидереп, төпсез зәңгәр күзләрен еракка төбәп, сөйли башлый. Сыйныф бүлмәсендә чебен очкан тавыш та юк. Бөтен арыганнар онытыла... Йотлыгып Аны тыңлыйбыз да, тыңлыйбыз...  Инде дүрт дистә елга якын вакыт үтсә дә, бу күренеш бүгенгедәй күз алдында. Бүгенге язмам авылыбызның хөрмәтле кешесе – мәгариф ветераны, «Әйдәп баручы укытучы», Татарстан хатын-кызларының икенче съезды делегаты, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе иясе, бүгенге көндә авылыбызның Ак әбисе Марзия апа Кадыйрова турында.

Марзия апа Түнтәр кызы. 1933 елда тулы матур гаиләдә, абыйсы Габделфәрттән соң икенче бала булып, дөньяга килә. Дүрт елдан сеңлесе Былбыл туа. Әбиле-бабайлы йортта, әти-әни кочагында  бәхетле балачагын сөйли башласа, Марзия апаның күзләре очкынланып китә. «Әтиебез Кадыйр искиткеч яхшы күңелле, җор телле кеше иде. Абыем йортта әби-бабайга булыша, сеңлем әле бик кечкенә. Мин, җай чыккан саен, әти тирәсенә елышам. Мине аерым ярату белән яратты ул. Гел үзе янына, хуш исле печән түшәлгән арбага утыртып йөртте. Тормышымдагы иң бәхетле мизгелләрем бу!» – дип искә ала ул. Гамьсез балачак! Киң ишек алдындагы яшел хәтфә чирәмдә рәхәтләнеп тәгәрәп уйнау-лар, бәбкә саклаулар, Зарифа әбекәйләренең тәмле ашларын ашап, кабат урамга чыгып йөгерүләр, «Быел көзгә мәктәпкә барам!» – дип сөенеп йөргән иң бәхетле көннәр...

Каһәр  төшкән сугыш

Эх, тормыш шулай матур гына дәвам итсәче! 22 июнь таңы аларның балачагына нокта куя. «Мин ул көнне гомерем буе онытырга тырыштым, тик бу мөмкин түгел. Кешеләрнең каушап бер-берләренә йөгереп керүләре, ниндидер зур хәвеф килгәнен сизенгән балаларның боегып-куркып калулары... Менә әтине озатыр көн дә килде. Минем сабый акылым шуны аңлый алмады: сугыш бит ул, анда бер-берсен үтерәләр. Минем әтием бит бик әйбәт, ул берничек тә кешене үтерә алмый, ник алалар соң аны сугышка?! Китте әти... Ямьсез, шыксыз, әтисез тормыш башланды. Әниебез Газзәбануны яшь кызлар белән урман кисәргә җибәрделәр. Безнең бәхетебезгә бабабыз көчендә булды, ул безне канат астына җыйды. Ул вакытта күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел. Ничекләр исән калганбыз без?!» – дип искә ала Марзия апа. Күпме генә көтсәләр дә, әтиләре шул китүдән кайтмый шул. Каһәр  төшкән сугыш балачакны да, әтиләрен дә урлый.

Тормыш ничек кенә авыр булмасын, бик тырышып укыйлар. Беренче укытучысы Бану апаны бик җылы итеп искә ала Марзия апа. Үз-үзен тотышы, сайлап кына әйткән тәмле сүзе, пөхтәлеге, чибәрлеге алар өчен өлге була. Гомер буе аралашып, кирәк чакта киңәш сорап яши ул аннан. Ике укытучысы – 97 яшен тутыручы Рәйсә апа Сәмигуллина, 100 яшен тутырып килүче Серафима Михайловна бүген дә исән-саулар. Шуларның хәл-әхвәлен белешеп, исәнлекләрен тоеп яшәвенә бик сөенә үзе дә тугыз дистәне түгәрәкләп килүче укучы.

Хыял – укытучы булу

1947 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый Марзия апа. Хыялы – укытучы булу, үзенең укытучылары кебек кешелекле, гадел, укучыларын бер сүздән аңлый торган укытучы булу. Тәвәккәлләп, бабасы белән Арчага юл тоталар. Галактионов урамында кызыл кирпечтән салынган бинада урнашкан педучилищеда укый башлый ул. Укучылар илнең төрле почмакларыннан җыелган. Барысы да ябык, сәләмә киемнән. Курс җитәкчесе Раиса Георгиевна Серебрякованың үзенә генә хас сөйләме белән әйткән сүзләрен бүген дә хәтерли Марзия апа. «Иии, мәндә(бәндә) балалары, кайларда үстегез сун сез, кара урманнарда үстегезме әллә? Ничек шушы кадәр назан(надан) калдыгыз?» – ди торган була ул. Бу изге күңелле укытучысы исенә төшкәндә, әле дә күзләре яшьләнә аның. «Әлифба»ның әти-әнисе булган Сәләй ага һәм Рәмзия апада укуы белән горурлана. Аларны үз профессияләренең остасы, белемле чын укытучылар итеп тәрбияләгән, көндәлек тормышларын кайгыртып яшәгән һәрбер укытучысына бүген дә олы рәхмәтләрен укый, догадан калдырмый. Педучилищеда укыган елларына зур бәя биреп: «Арча бездән кеше ясады!» – ди.

Яңгул ятимнәре укытучы Марзияны «Яңа бала килгән» – дип каршы ала

1952 елда Яңгул балалар йортына пионервожатый итеп җибәрәләр Марзия апаны. Ябык кына гәүдәле, өс-башы начар гына булган кызны биредәге балалар урап ала. «Яңа бала килгән» – диешәләр алар. Директор бүлмәсенә кергәч, елап җибәрә кыз. Директор Габделхәй абый, аңа карап торганнан соң, кастелянша Җиһан апаны чакырып китерә дә: «Бу баланы киендерегез, яме,» – ди. Шулай итеп, аны да балалар кебек итеп киендерәләр һәм ул биредәге 100 ятим янына кушылып, алар белән бергә яши, эшли башлый. Җылы сүзгә, назга мохтаҗ балалар белән чын күңелдән тырышып эшли ул. «Алар белән бергә ашадым, бергә йокладым. Аяклары йөрмәгән малайны мәктәпкә чана белән тартып илтә идек», – дип искә ала анда эшләгән чорын. Ә бер елдан соң аны мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. Һәм Марзия апаның укытучылык өлкәсендә 40 елга сузылачак озын хезмәт юлы башлана. Хезмәт юлын ул утлы сугыш юлларын узган укытучылар Фәрзи абый, Фәйзелхак абый, Шәриф абый, Гарәфи абый, Разия апалар белән башлый. Алар яшь укытучының чын остазлары булалар. Шуларның тәкъдиме белән, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм уңышлы тәмамлап чыга. «Гарәфи абыйга аеруча рәхмәтле мин, ул миннән рус теле укытучысы да ясады. Бик белемле, төгәл, кырыс та, бик кешелекле дә иде ул», – дип искә ала Марзия апа.

Гаиләнең бәхетле мизгелләре

1953 елда бик акыллы егет – авылның алтын куллы тимерчесе Минһаҗев Мөэмин абыйга кияүгә чыга. Мөэмин абый аннан җиде яшькә өлкәнрәк. «Бер дә курыкма, Марзия, мин сиңа ирең дә, әтиең дә булырмын. Беркайчан рәнҗетмәм, җил-яңгыр тидермәм», – ди ул һәм гомеренең ахырына кадәр әйткән сүзенә тугры кала. «Көндез мәктәптә, кичләрен мәктәптән тыш эшләргә чыгып китәм. Мөэмин ник бер сүз әйтсен! Балаларны да карады, эшен дә эшләде. Гомерем буе рәхмәтле булдым мин аңа», – ди Марзия апа. Алар 42 ел бик матур гомер кичерәләр. Уллары Кәбир, кызлары Рәмзияне үстерәләр. Тик картлык көннәрен тигезлек белән үткәрергә насыйп булмый шул, Мөэмин абый 67 яшендә китеп бара. Искиткеч тәртипле, сабыр, йомшак сүзле кеше иде ул, урыны җәннәттән булсын.

Дәвамы бар..

Ләйлә Габделхакова,

Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марзыя