Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Укучыларым яшьлеккә алып кайтты

«Укытучы һәм остаз елы» унаеннан *мөгаллимә истәлекләре

Мин гомерем буе күңелем белән укытучы, тәрбияче булып яшәдем. Чөнки балалар белән булу, аларны шәхес буларак хөрмәт итү — минем ихтыяҗым булды. Өлкәннәрнең күп вакыт «син бала-чага әле» дигән фикер белән аралашуларына да күңелем риза булмады. Мин бүген дә мәктәп, балалар тормышы белән кызыксынып яшим. «Бүген әле тагын да яхшырак эшләр идем», дип уйлап куям... 

1963нче елда 18 яшемдә беренче дәресемне бирдем. Миңа икенче, өченче классларны бергә укытырга бирделәр. 33 бала иде алар. Шул көннән башлап, мин 40 ел укытучы хезмәтендә булдым. Төрле мәктәпләрдә укытырга туры килде. 1975—78нче елларда Шубан башлангыч мәктәбендә эшләдем. Анда мин 13 укучыны башлангыч классларда укытып, Карадуган урта мәктәбенең дүртенче классына тапшырдым. 

Шуннан бирле 45 ел вакыт үтте. Шул вакыт эчендә алар минем белән элемтәне югалтмадылар, сөйләшеп, бер-берсе аша хәл белешеп тордылар.
Ә менә быел «Укытучылар көне» алдыннан бер укучым өйгә килде. «Нурия апа, безнең Сезнең белән бик тә очрашасы килә. Без Сезне үзебез килеп алып, кайтарып куйсак, кафега бара алырсызмы?», диде. Минем шактый нык авырганнан соң тернәкләнеп кенә килгән чагым иде, «Алай булмас инде, кафеларга барып йөри алмам», дигәч, «Өегезгә килеп күрешергә риза булырсызмы икән?», диде. «Бер үк борчыла күрмәгез, без үзебез әзерләп алып килеп, бер утырып чәй эчәрбез яме», дип тынычландырды. Укучыларымны күрәсе килү теләгеннән бик шатландым!

Менә ул көн килеп тә җитте. 5нче октябрь көнне 5 укучым чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр тотып килеп тә керделәр. Бәлеш, җиңсәдә тавык, пироглар, салатлар, тәм-томнар... — ниләр генә юк күчтәнәчләрдә. Миңа мәшәкать ясамыйк дип, бар нәрсәне үзләре оештырганнар. Шул арада өй уртасына мул табын да корып куйдылар. Искиткеч матур, җылы, рәхәт очрашу булды бу. Барыбыз да бик канәгать калдык. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Мине укучыларым истәлекләре белән еракта калган яшьлек елларыма алып кайттылар.

Сабый күңеле ак кәгазь, диләр бит. Укыганда мин аларга нинди мәрхәмәт күрсәткәнмен, ничек каршы алып, дәресләрдән соң, бигрәк тә, кыш көннәрендә ничек озатып калганмын... Мин нинди күлмәк кигәнмен, нинди костюмда булганмын... Урамда ничек йөргәнмен... — һәрберсе ниндидер истәлекне искә төшерде. Никадәр хәтер-хатирәләр күңелләрендә сакланган. Менә ни өчен «бала-чага» гына түгел, ә шәхес алар! Буйлары гына кечкенә аларның.

Балалар — ихлас, эчкерсез, хөрмәткә лаек кечкенә Кешеләр алар! Очрашып өйләренә таралашкач та, шалтыратышып, 3–4 көнгә кадәр хисләре белән уртаклаштылар. 

Бу укучыларым Карадуган мәктәбенә укырга төшкәч тә, йөземә кызыллык китермәделәр: искиткеч бердәм, тәрбияле, үзара ярдәмчел булдылар. Урта мәктәпне тәмамлагач, тормышта һәрберсе үз урынын тапты. 13 укучымның унысы авылда калды, я алга таба укып авылга кайтты. Арада мәгариф системасында эшләүчеләр дә, механизаторлар да, терлекчеләр дә, башка тармакларда хезмәт куючылар да бар.

Укучыларымның исемнәренә дә тукталып үтим әле: Хәсәнова (Исмәгыйлева) Чулпан, Гарипова (Фәсхетдинова) Гөлсинә, Шәйхетдинова (Сабирҗанова) Гөлзада, Якупова (Галимуллина) Энҗе, Шәйхиева (Вәлиуллина) Сәгүрә. Алар сабакташларының хәлләре белән таныштырдылар. Барысының да тигез тормышта яшәүләренә куанып, үзләре турында да сөенеп сөйләделәр. Укучыларым үзләре дә инде балалар үстереп, хәзер оныклар сөяләр.

56нчы яшьләрен тутыручы, 45 ел элек укучы булган балакайларымның тормышта ирешкән уңышларына ихлас күңелемнән чиксез сөенәм. Алга таба да исән-сау булып, тормышларыннан канәгать булып, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, миһер-шәфкатьләрен тоеп яшәүләрен телим. 

Нурия Лотфуллина,

Татарстанның Атказанган укытучысы, мәгариф ветераны,

Норма авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев