Хәзер эш бирүченең (ул Татарстандагы предприятиеләрнең берсе) хезмәтне саклау турындагы законны үтәвен тикшерәләр. Тикшерүне район прокуратурасы контрольдә тота
Татарстанның Югары Ослан районында 30 яшьлек ир-ат ашлык әйләндергечкә кысылып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнге берләр тирәсендә булган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлгән.
Хәзер эш бирүченең (ул Татарстандагы предприятиеләрнең берсе) хезмәтне саклау турындагы законны үтәвен тикшерәләр. Тикшерүне район прокуратурасы контрольдә тота.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев