Кызганычка, табибларның тырышлыгына карамастан, баланы коткарып кала алмадылар
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Чаллыда хастаханәдә биш яшьлек кызның үлеме турындагы җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад сорады, дип яза Татар-информ.
Фаҗига кызның хәле кинәт начарланганнан соң була. Кызганычка, табибларның тырышлыгына карамастан, баланы коткарып кала алмадылар.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Нет комментариев