Ут чыгуы турында хәбәр итүче җиһаз биргән сигналны ишетеп, 78 яшьлек ир-ат өйдән чыгып котыла алган
Саба районы Тимершык авылында төнлә шәхси йортта янгын чыккан. Янгын турында кисәтүче сигнал йорт хуҗасының гомерен коткарып калган.
Бер катлы агач йортта ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр 36 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән, дип яза Татар-информ.
Ут чыгуы турында хәбәр итүче җиһаз биргән сигналны ишетеп, 78 яшьлек ир-ат өйдән чыгып котыла алган. Бәхеткә, зыян күрмәгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев