Хәвеф-хәтәр

Авариядә бер пассажир үлгән, машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар

Нәтиҗәдә, Renault автомобиленең 71 яшьлек пассажиры шунда ук үлгән, ә 75 яшьлек йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр

Бүген иртән Менделеевск районында М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза «Татар-информ» ТР прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән. 

Якынча мәгълүматлар буенча, Renault Symbol автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Mazda минивэны белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Renault автомобиленең 71 яшьлек пассажиры шунда ук үлгән, ә 75 яшьлек йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

 


Нет комментариев