Юллар хатаны кичерми! Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
11 июльдә Балтач районында 1966 елгы машина йөртүче, Mitsubishi автомобиле белән идарә иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсызлык каешын эләктермәгән, каршы як юнәлештәге кюветка ауган.
Нәтиҗәдә машина йөртүче урында ук вафат була.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди!
Нет комментариев