Батып үлгән 16 яшьлек яшүсмернең гәүдәсен тапканнар
Һәлак булган егетнең гәүдәсен водолазлар табалар һәм елгадан чыгаралар
Камада батып үлгән 16 яшьлек яшүсмернең гәүдәсен бүген Татарстанның Мамадыш районында тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Эзләү эшләре 28 июльдән Смыловка авылы тирәсендә алып барыла. Һәлакәтне күрүчеләр 112 телефоны буенча хәбәр иткәнчә, егет кире ярга чыга алмаган һәм су астында югалган.
Урынга килгән коткаручылар 4 мең квадрат метр елга төбен тикшергәннәр. Икенче көнне алар эзләүләрен дәвам итәләр.
30 июльдә, һәлак булган егетнең гәүдәсен водолазлар табалар һәм елгадан чыгаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев