Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Бер гаилә сөрем газыннан агуланып һәлак булган

Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – сөрем газыннан агулану

Казанның Себер трактында ирле-хатынлы ике кеше һәлак булган. Болар – 53 яшьлек ир-ат һәм 52 яшьлек хатын-кыз, дип яза «Ватаным Татарстан».

Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – сөрем газыннан агулану.

«Газпромтрансгаз Казань» оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү узган елның март аенда график буенча уздырылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, газ җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу фаҗига сәбәбенә әйләнгән булса кирәк: газ казаны төтен юлы төзек булмаган хәлдә эшләгән, тәрәзәләр ябык булган, өйгә һава кермәгән. Йортны вакытлыча газдан өзеп торганнар. Тикшерү органнары тикшерү башлап җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев