Бер ир-ат янып үлгән
Хәвеф-хәтәр

Бер ир-ат янып үлгән

Янгынны сүндергәндә 44 яшьлек ир-атның мәете табылган, ул фатир хуҗасы янына кунакка килгән булган

Кукмара районы Манзарас авылында биш фатирлы, бер катлы барак тибындагы йортта янгын чыккан.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгынны сүндергәндә 44 яшьлек ир-атның мәете табылган, ул фатир хуҗасы янына кунакка килгән булган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре тәмәке тартканда саксызлык һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу версияләрен карый.

 


Нет комментариев