Чапшарда алты кешелек гаилә бер мизгелдә урамда кала... Ярдәм итик!
Чапшар авылында яшәүче Гөлназ белән Рифат Асадулиннарның күз ачып йомган арада йортлары янып бетә
Язмышның зур сынавы булып, 6 кешелек гаилә бер мизгелдә урамда кала. Гөлназ белән Рифат янында уллары Рифнур да гаиләсе белән төпләнгән. Аларның ике балалары да йортка олы хәсрәт килүен аңлыйлар, уенчыкларын сагынып, моңсуланалар, диләр.
– Ирем Рифат да, улым Рифнур да Казанда эшлиләр. Мин дә көне буе эштә, Балтачта мәгариф бүлеге идарәсендә эшлим. Обедлар тирәсендә киленем Ләйлә шалтыратты. Әни, теплицада әле мин, помидор ботакларын ботадым, сулыр сиптем, кыярларны нишләтим икән, ди. Баланы да өйдә калдырмадым әле, һава суласын дип, бакчага алып чыктым, диде. Киңәшеп алдык та, сөйләшүне тәмам иттек. Күпме генә вакыт үтте икән, кабат Ләйлә. Әни, өйгә керә алмыйм, арт яктагы ишек бикле, алгы яктагысыннан төтен ургылып чыга, янабыз бугай, нишләргә дә белмим, ди.
Мин шул сүзләрне ишеттем дә янгын сүндерү хезмәтенә йөгердем. Шалтыратсаң вакыт үтә: аңлатасың әле, сорашалар дигәнәдәй. Ә минем бер минутны да әрәм итәсем килмәде. Танышым да шунда эшләгәч, ук кебек атылып барып кердем дә, хәлне сөйләдем. Алар да тиз генә җыенып чыгып киттеләр. Алар артыннан мин дә авылга очтым, – ди Гөлназ ханым.
Балтач белән ике арада кул сузымы ара. Ләкин күтәрелгән ялкын янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәч тә, тиз генә бирешергә теләми.
– Беләсезме, тышкы якка күтәрелмәде дә, өй эчендә рәхәтләнеп янды да янды инде... Узган ел безнең верандабыз янып китте, ул вакытта туңдыргычтан ут чыкты. Шул вакытта искергән ут чыбыкларыннан котылдык, өйдәге бөтен ут чыбыкларын яңарттык без. Бары бер җирендә генә изолента белән чорналган өлеше калды. Әллә шул сынаттымы икән дип уйлыйбыз, – ди Гөлназ ханым. – Бәхеткә киленем 1,6 яшьлек баланы өйдә йоклатып калдырмаган, өйгә керә алмыйча, бала янып үлә иде, Аллаһы шул хәсрәттән саклаган.
Күрәчәкләренә каршы, өйдән бер нәрсә дә алып чыга алмыйлар. Төтен эченә керерлек булмый. Киләчәккә якты уй-хыяллар белән яшәгәндә, бер нәрсәсез урамда торып калулары кызганыч.
– Яңа веранда эшләттек, лар-туңдыргычлары сатып алып куйдык. Быел йорның икенче катын эшләргә ниятләп тора идек. Яныбызда ике онык, әле кызыбыз бар, ул гаиләсе белән Казанда яши, аның да баласы бар, бергә җыелган чакларда ишле булабыз, дип, йорт-җирне зурайтып, матур яшәргә хыялланган идек... Кич белән 4 яшьлек оныгыбыз кайтты, әбекәем, аягыма кроссовкаларым кирәк иде бит, ди. И, балакаем, мәйтәм, бернәрсәбез дә калмады, алмашка киемнәребез дә юк…
Пушок кушаматлы песиебез бар иде, ул да күренми, әллә йорт эченә калып, янды инде. Өй дигәне хәзер күмер өеме. Килен булып төшкән көнемнән бирле Рифат белән ел саен яңарттык, әле бер, әле икенче җирен эшләдек. Намаз укый торган китапларым, Коръәннең почмаклары гына каралган – исән калган әйберләр дә шулар. Шкаф эчендә дә түгелләр иде югыйсә, әмма ялкын теле аларга кагылырга курыккан – Аллаһының рәхмәте, – ди әңгәмәдәшем.
Әлегә алар күршеләрендә генә яшәүче Рифат әфәнденең әтисе йортына сыенган. Иң авыр мәлләрендә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Гөлназ Асадуллинаның 89196995837 номеры Сбербанк картасына беркетелгән.
Гөлнур Шәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев