Янгыннан Коръән китаплары белән Радик хәзрәтнең түбәтәе генә исән калган...
Радик хәзрәт хаҗга дип җыйган акчаларсыз да калган
Әле кичә генә алар үз йортларында иде, бүген инде авылның бер йортында төн куналар. Сосна авылында яшәүче Таҗетдиновларның үзләре өйдә юк вакытта йортлары кара күмергә калган.
Йорт эчендә булган бер әйберләрен дә алып чыга алмаганнар. Бу хәл 10 сентябрь көнендә була.
Гаилә шок хәлендә
Өч кыз үстергән Гөлфинә белән Радик Таҗетдиновлар гомер буе бармак көче белән тапкан малларының бер сәгать эчендә юкка чыгуына аптырап шок хәлендә калган. Безнең белән дә сөйләшерлек, аралашырлык хәлләре булмады. Буй җиткән ике кызлары Руфинә белән Гөлинә дә, нәрсә әйтергә белми аптырый. Унынчы класста укучы кызлары Зөбәрҗәтнең дә мәктәп формасыннан башка әйберсе юк. Өсләрендә бер кат кием белән калган бу гаилә үзләренә килгән хәсрәттән башларын игән. Туңдыргыч тулы сатлык чебиләр дә, берничә көн элек кенә суеп куйган үрдәкләр дә, мичкәсе белән торган бал да, хаҗга дип җыйган акчалары да янып көлгә әйләнгән. Өстәвенә барлык документларын яңартасылары бар. Алары артыннан күпме йөриселәре, бусагалар таптыйсылары... Бүген алар авылдагы буш торган йортка күченгән. “Үзебезгә өй салганчы шушында яшәячәкбез”, - ди Руфинә.
Гөлфинә
Таҗетдиновлар үзләре ни әйтергә белмәгәч, без аларны яхшы белгән кешеләр белән элемтәгә чыгып, бу гаилә язмышы белән кызыксындык.
- Гади тормышта бармак көчләре белән яши торган кешеләр иде, - ди Балтач районының Кариле авылында яшәүче Рәхилә Зәйнуллина. – Гөлфинә минем иң якын кешеләремнең берсе. Бик дуслар идек. Өендәгесен карап, терлекләр асрап, хуҗалык эшләрен алып барды. Радик аңа өйдәгесен карап, йортта эшләргә кушты.
Хуҗабикә яңа гына үрдәкләр суеп, туңдыргычларга куйган булган. Шыплап тулган ике туңдыргычлары эреп төшкән. Берничә көн элек кенә 25 үрдәкне тутырып куйган идем бит, дип Гөлфинә ханым ачы күз яшьләре түгә икән.
- Үзләренең хәләл көчләре белән яши торган гаилә иде. Кош-корт асрау дигәч тә, бер дә җайлы эш түгел. Аларны эшкәртү үзе бер проблема. Бөтен кеше дә пөхтә итеп кош-кортны чистарта белми. Ул яктан Гөлфинә бик булган ханым. Үзенекен генә чистартып калмыйча, кош-корт үстерүче район кешеләренә дә булышырга йөрде, - ди Рәхилә ханым. – Без үзебез дә күп итеп кош-корт асрыйбыз. Гөлфинә безгә ярдәмгә килеп, аның белән бергәләп чебиләрне эшкәрттек. Инде менә быел да 400 башка якын каз үстердек. Гөлфинә белән бергәләп эшләрбез, дип ышанып алган идем дә бит. Белмим, шушындый зур фаҗига килеп чыккач, безгә килеп булыша алырмы, юкмы, үзем дә аптырап, шушы гаиләгә ничекләр ярдәм итеп була икән, дип утырам. Бүген-иртәгә суясы 150 чебине дә аның белән эшләрбез, дип ниятләгән идек. Гөлфинәнең үзенең дә абзар тулы малы. Берничә баш сыер асрыйлар, бозаулар тоталар, каз-үрдәкләре дә бихисап. Үземнең дә эш баштан ашкан димичә барыбызга да ярдәм итеп йөрде.
Гөлфинә ханым, баштарак район үзәгендә мехкомбинатта эшләгән. Ул ябылгач, колхозга кайткан. Соңгы елларда ире әйткәч, өйдәгесен карап, шәхси хуҗалыкларында терлекләр караган.
Радик
Гаилә башлыгы гомер буе колхозда, күмәк хуҗалыкта эшли. “Радик теш чыкканнан бирле авылларындагы күмәк хуҗалыкта иң авыр эшләр башкара”, - ди Рәхилә ханым.
Кулыннан бар эш тә килүче гаилә башлыгы әллә ничә тапкыр үлемнән калган. Урман кисәргә барган җиреннән башына агач төшеп, аздан гына якты дөнья белән хушлашмый. Бик озак хастаханә юлларын таптананнан соң, кабат эшкә чыга. Бу хәл моннан ун еллар элек була. Моннан өч еллар элек тагын бер бәхетсезлек көтеп торган булган. Өстенә салам рулоны төшеп, тагын үлемнән кала, аздан гына инвалид булып калмый. Бу юлы да бик озак дәвалана. Ул әле дә колхоздагы эшен ташламый, “КамАЗ” машинасын иярли.
Авырлыклар белән бер-бер артлы очрашкан Радик әфәнде дингә кереп китә, үзенә рухи көч таба. Авылда дини тормышны үз җилкәсенә ала. Авылдашлары вафат булса аларны соңгы юлга озата, мәетләр юа, зиратны карап, печәннәрен чабып, бөтен җирен тәртипләп тора.
- Аңа кешеләр олылап, Радик хәзрәт, дип эндәшә, - ди Рәхилә ханым. – Кемгә нинди ярдәм кирәк, ул иң беренче бара. Сосна авылында гына түгел, районда да хөрмәте зур. Аның бусагасын һәркем атлап кереп, киңәш алып чыга иде. Бик акыллы, зирәк кеше ул. Радик хәзрәт бер тапкыр хаҗга да барып кайтты. Изге юлларга барырга дип бөртекләп акча җыйган булган.
Радик хәзрәтнең җыйган ул акчасы да юк. Кулыннан килмәгән эше булмаган бу ир солтаны, оста умартачы да. Гаилә терлек тотудан тыш, күпләп умарта үрчеткән. Бу эшне авылдагы яшьләргә дә өйрәткән, аларны да һөнәрле иткән. Сосна авылы халкына умарта карау серләрен өйрәтеп, умарталар алдырган. Авыл яшьләренең берничәсе бу эшне үзләштереп, умарта тота башлаган. Быел башка еллардан аермалы буларак, баллары бик күп булган. Бер өлешен саткан да булганнар. Тырышып тапкан малның ник берсе калсын, бөтенесен ут камап алган.
Берничә ай элек кенә, өйләрендә төзекләндерү эшләре алып барганнар. “Шулкадәр матур итеп кухняларына ремонт эшләгәннәр иде. Кухня гарнитурасы алып кына куйдылар. Гаилә башлыгы Радик хәзрәтнең кулы алтын. Нәрсәгә тотынса, шуны коеп куя торган кеше”, - ди Рәхилә ханым.
Бөтен авыл Радик хәзрәткә карап тора дисәк тә арттыру булмас. Быел Сосна авылының су торбаларын алмаштырганнар. Анда да Радик хәзрәтнең белдекле куллары кирәк булган. Фермада су бетеп китсә дә, тагын аларның ишеген шакыганнар. Мең дә берне белеп, авыл халкына ярдәмгә ашыгучы бу кешегә бүген үзенә ярдәм, терәк кирәк.
Янгын
Янгын төшке аш вакытларында чыккан. Бу вакытта Радик “Сосна” хуҗалыгында эштә, Гөлфинә бер авылдашларына үрдәк йолкышырга дип киткән була. Кайтып барганда үзләре яныннан төтен чыгуны күреп ала. Шул арада бу хәлне күршеләре күрә. Баштарак алар казан астына якканнар ахрысы дип уйлыйлар. Ныклабрак карасалар, өй эче пыскып янып утыра. Гөлфирә ханым да кайтып керә. Булган әйберләрне алып чыгыйк, дип ишекне ачсалар, бөтен җир дөрләп янып китә. Тиз арада авыл халкы җыелып, утны сүндерергә ярдәм итәләр. Янгын сүндерү машиналары да Балтачтан ун минут эчендә килеп җитә. Шөкер, ут абзар-кура, мунчага күчми. Абзар тулы терлек тә, кышка әзерләп куйган мал-туарга дигән ризык сакланып калына. Әмма үзләренә яшәр өчен урын калмый.
“Бу хәбәрне ишетеп килеп җиткәндә янгынны сүндергәннәр иде инде. Авылда бу гаиләне бик хөрмәт итәләр. Авыр хәлгә тарыган Таҗетдиновларны без барында гына да күрше-тирәләре үзләренә чәйгә чакырып, безгә кереп бераз хәл алып, чәйләп чыгыгыз дип әллә ничәсе чакырды, - ди Рәхилә ханым. – Гөлфинә йорт тирәсенә басып, кыл да кыймылдамый ни эшләргә белми янган йортына карап торган. Техника килеп, янгын булган урыннарны ике көн дәвамында чистарттылар. Хәзер менә яңа йорт салу эшенә керешергә кирәк. Тик аларның бер тиен акчалары да, мөлкәтләре дә калмады.
Кызларының берсе дә тормышлы түгел. Ике кызлары эшли. Акча булсын, әти-әнигә ярдәм итик дип болай да ике урында эшләгәннәр. Зөбәрҗәтләре унынчы класста белем ала. Бишкә генә укучы бу кыз, киләчәген укытучы һөнәренә багышларга дип хыялланып йөри.
Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Юкса, яңа гына уздырганда бөтен электр чыбыгын яңага алмаштырган булганнар. Үзләре дә аптырый. Янгыннан Коръән китаплары белән Радик хәзрәтнең түбәтәе генә исән калган. Бәлагә тарыган әлеге гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлеге булганнар 89393983272 номеры аша, Руфинә Радик кызы исеменә теркәлгән Сбербанк, Альфа банклардагы счетларга “помощь погорельцам” дип смс язып акча җибәрү мөмкинлеге бар.
Лилия Нурмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев